news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россия курортларында атналык ялның минималь бәясен әйттеләр

news_top

2025 елда Россия курортларында 3 кешелек гаиләгә 1 атналык җәйге ял бәясе 26 950 сумнан башлана. Бу хакта илкүләм туроператор матбугат хезмәтендә сөйләделәр, дип хәбәр итә «Прайм» агентлыгы.

Быел комлы пляжларда ял итәргә яраткан Россия кешеләренең фаворитлары – Кырымның көнбатыш һәм көнчыгыш ярлары, Дагыстан, Краснодар краеның Азов диңгезе курортлары.

«Дагыстанга 7 төнгә иртәнге ашлар кергән тур бәяләре 2 олы кеше һәм 1 балалы гаиләгә 49 700 сумга төшәчәк. 3 тапкыр туклануны тәкъдим итүче объектлар Дагыстанда аз. «Тулы пансион»лы вариантлар 7 төнгә 3 кешегә 81 900 сумнан башлана», – дип сөйләделәр туроператор матбугат хезмәтендә.

Евпаториядә «барысы да кергән» системасы буенча ял итү бәясе 3 кешелек гаиләгә 7 төнгә 84 000 сумнан, 3 тапкыр туклану тәкъдим иткән кунакханәләрдә 37 800 сумнан башлана.

Кырымның Азов яр буендагы кунакханәләрдә «барысы да кергән» тарифы белән яшәү бәясе 3 кешелек гаиләгә 96 505 сумнан башлана, ә «тулы пансион» – 49 000 сумнан.

Краснодар крае курортларындагы (Еск һәм Темрюк районнарында) кунакханәләрдә 3 кешелек гаиләгә 7 төнлек ял бәясе 45 500 сумнан башланачак.

Геленджикта «тулы пансион» тарифлы кунакханәдә яшәү бәясе шул ук срокка һәм 3 кешелек гаиләгә 57 120 сумнан башлана. Туапсе районында «тулы пансион» белән вариантлар 59 900 сумга төшәчәк.

Сочида 3 кешелек гаилә өчен «тулы пансион» тарифлы кунакханәдә яшәү бәясе 7 төнгә 78 750 сумнан башлана. Иртәнге ашлар гына кергән кунак йортларын 26 950 сумнан табарга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар