news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россия кубогында җиңгән Татарстан көрәшчеләре исемлеге

news_top
Россия кубогында җиңгән Татарстан көрәшчеләре исемлеге
Фото: © «Татар-информ»

5-7 декабрьдә Казанның «Ак Барс» спорт сараенда көрәш буенча Россия Кубогы узды. Турнирда Россиянең 53 төбәгеннән 200дән артык көрәшче 60 килограммнан алып 130 килограммнан артыгракка кадәр үлчәү авырлыкларында көч сынашты. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Ярышларда Татарстан данын Илфат Миңнегалиев, Ильяс Йосыпов, Ислам Кәримов, Илнар Закиров, Данир Муликов, Рафаэль Кәлимуллин, Илнур Камалов, Егор Такарлыков, Радик Сәлахов һәм Рәнис Гыйләҗетдинов яклады, нәтиҗәдә алар 10 үлчәү авырлыгының 7сендә беренче урыннарны яулады.

Җиңүчеләр исемлеге:

  • 60 кг үлчәү авырлыгында I урын – Илфат Миңнегалиев
  • 65 кг үлчәү авырлыгында I урын – Ильяс Йосыпов
  • 70 кг үлчәү авырлыгында III урын – Ислам Кәримов
  • 75 кг үлчәү авырлыгында III урын – Илнар Закиров
  • 80 кг үлчәү авырлыгында I урын – Данир Муликов
  • 85 кг үлчәү авырлыгында I урын – Рафаэль Кәлимуллин
  • 90 кг үлчәү авырлыгында II урын – Илнур Камалов
  • 100 кг үлчәү авырлыгында I урын – Егор Такарлыков
  • 130 кг га хәтле үлчәү авырлыгында I урын – Радик Салахов
  • 130 кг нан югары үлчәү авырлыгында I урын – Ранис Гыйләҗетдинов
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар