Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия коронавирус таралу ихтималына әзерләнә

Әзерлек чаралары барышы турында РФс сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Краевой белдерде.

news_top_970_100
Россия  коронавирус  таралу ихтималына әзерләнә
pixabay.com/ru

Кытай хакимияте 2019 елның 31 декабрендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына илнең үзәк өлеше Уханьда билгесез пневмония кабынуы турында хәбәр иткән иде. Белгечләр билгеләгән авыру чыганагы — коронавирус 2019-nCoV булып чыкты. Бүгенге көндә Кытайда коронавирус йоктыручылар саны 20,4 меңнән артып киткән, 425 кеше үлгән. Бу хакта «РИА -Новости» хәбәр итә.

Хәбәрдән күренгәнчә, тагын 150гә якын кеше Кытайдан читтә авырып киткән, шуларның берсе һәлак булган. Шул сәбәпле Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы халыкара дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәлнең ишәюен таныды.

Узган атнада Россиянең Байкал арты краенда һәм Төмән өлкәсендә коронавирусның беренче ике очрагы ачыкланды, икесе дә — Кытай гражданнары. Алар хастаханәгә салынган.

Шул сәбәпле РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Краевой: «Без мөмкин булган масштаблы инфекциягә әзерләнәбез», — дип Россиядә коронавирус инфекциясенең таралу ихтималына әзерләнүен белдерде.

Бүгенге көндә Россия Федерациясе хөкүмәте Россия гражданнарын Кытай җиреннән ВКС самолетлары белән эвакуацияләү турында карар кабул итте. Моннан тыш Кытайдан Россиягә тимер юл транспорты белән пассажирлар ташу да туктатылып торылды. Шулай ук КХР гражданнарының Монголия белән дәүләт чиген үткәрү пунктлары аша узуга да чикләүләр кертелде. Аэропортларда авыруларны ачыклау буенча чаралар көчәйтелде.

«РИА-Новости» хәбәр иткәнчә, Россиядә коронавируска каршы көрәштә ашыгыч закон чаралары таләп ителми. Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты башлыгы Дмитрий Морозов белдергәнчә, ил хөкүмәте чаралары җитәрлек.

«Минемчә, бүген законнар дәрәҗәсендә мондый ашыгыч закон чаралары кабул итү таләп ителми. Хөкүмәт тарафыннан күрелә торган барлык чаралар ситуациягә ия булу өчен җитәрлек», — ди Морозов, матбугат чараларына биргән әңгәмәсендә.

Шул ук вакытта ул комитетның биологик куркынычсызлык турындагы закон проектын икенче укылышка әзерләүне тизләтергә кирәклекә җирлек булу-булмавы хакында хөкүмәткә мөрәҗәгать итәчәген билгеләп үтте. Моннан тыш, чәршәмбе көнне әлеге закон проекты буенча эшче төркемнең беренче утырышы булачагын да белдерде.

Шул ук вакытта РФ Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков, коронавирус белән килеп чыккан хәл Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәткә һәм аларның сәүдә-икътисади аспектына йогынты ясамый, - дип белдерүе хакында яза РИА-Новости.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100