Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия Кораллы Көчләре турында фейклар тараткан өчен җинаять җәзасы кертелде

Россия Җинаять кодексына һәм Россия Җинаять-процессуаль кодексына үзгәрешләр кертелде.

news_top_970_100
Россия Кораллы Көчләре турында фейклар тараткан өчен җинаять җәзасы кертелде
Салават Камалетдинов

Россия Дәүләт Думасы Россия Кораллы Көчләре гамәлләре турында ялган мәгълүмат тараткан өчен җинаять җәзасы бирү турындагы закон проектын ахыргы өченче укылышта кабул итте. Бу хакта РИА Новости яза.

Россия Кораллы Көчләре турында фейклар тараткан өчен 700 меңнән 1,5 миллионга кадәр штраф, яки 1 елга кадәр төзәтү эшләре, 3 елга кадәр мәҗбүри эш, яки 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Ягъни, рәсми мәгълүмат чараларында булмаган хәбәрләрне ватсап яки телеграмнан танышларыгызга җибәрү, ВКонтакте, Инстаграм яки башка челтәрләргә кую фейк тарату дип бәяләнергә мөмкин.

Шушы ук әлеге гамәлләрне берничә кеше - төркем белән башкарган очракта, яки сәяси, идеологик, раса һәм дини нәфрәт уятканда 5 елдан 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Әгәр шушы эшләр авыр нәтиҗәгә китергән икән, 15 елга иректән мәхрүм итү яный.

Россия мәнфәгатьләрен яклау максаты белән Россия Кораллы Көчләрен куллануны дискредитацияләүгә юнәлдерелгән гамәлләр өчен 100 меңнән 300 меңгә кадәр штраф, 3 елга кадәр мәҗбүри эш, 4 айдан 6 айга кадәр арест яки 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Россия мәнфәгатьләрен һәм халыкара тынычлыкны яклау өчен Россия Кораллы Көчләрен куллануга каршы ачык өндәмәләр, сугыш кирәкми дип язулар, шул исәптән сугышка каршы митингларга чакырган өчен 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Россиягә каршы санкцияләр кертү, аларны озайтуга өндәү өчен 500 меңгә кадәр штраф салырга, 3 елга кадәр мәҗбүри эшкә җибәрергә, 6 айга кадәр сак астына алырга, 3 елга кадәр колониягә җибәрергә мөмкиннәр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100