Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия Конституциясе ничек яңара: илнең төп законына кертелә торган 10 төп үзгәреш

Россия халкы Конституциягә тәкъдим ителгән төзәтмәләргә үз фикерен 1 июльдә – тавыш бирү көнендә белдерәчәк.

news_top_970_100
Россия Конституциясе ничек яңара: илнең төп законына кертелә торган 10 төп үзгәреш
Рамил Гали

Яңартылган Конституция дәүләтнең үсешен тәэмин итәргә тиеш  

РФ Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертүгә бәйле «Ачык хакимиятне оештыруның һәм функциясенең аерым мәсьәләләрен көйләүне камилләштерү турында»гы законны 2020 елның 14 мартында имзалаган иде. 

Дәүләт башлыгы илнең Төп законына кертергә тәкъдим иткән үзгәрешләр Россия Федерациясенең территориаль бөтенлеген, илдә яшәүче халыкларның мәдәниятен саклау, гаиләләрне, хезмәт кешесен яклау өстенлекләрен, дәүләт хакимиятен оештыру тәртипләрен, федераль үзәк, төбәк һәм муниципаль хакимиятләрнең хокукларын һәм бурычларын билгели. РФ Дәүләт Думасы депутатлары, төбәк хакимиятләре тарафыннан барлык тәкъдимнәр дә хупланды. 

1. Гаилә кыйммәтләре

Конституциягә тәкъдим ителгән төзәтмәләр балаларны тәрбияләү, гаилә кыйммәтләрен саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирә.

67/1 маддә

«Балалар Россия дәүләт сәясәтендә мөһим өстенлеккә ия. Дәүләт балаларның бөтен яклап, рухи, әхлакый, интеллектуаль һәм физик үсешенә ярдәм итү, аларда ватанпәрвәрлек, гражданлык һәм өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләү өчен шартлар тудыра. Дәүләт гаилә тәрбиясенә өстенлек бирә». 

72 маддә

«Россия Федерациясе белән төбәкләр гаиләне, ата-аналарны һәм балаларны яклау өчен тырыша, ир белән хатын никахын саклау, балаларны гаиләдә үстерү өчен шартлар тудыра, балаларның да олы яшькә җиткән әти-әнисен кайгырту бурычын искәртә…»

114 маддә

«Россия Хөкүмәте гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту өчен социаль юнәлештәге дәүләт сәясәте алып барылуын тәэмин итә…»

2. Хезмәт кешесен яклау

Конституциягә тәкъдим ителгән төзәтмәләр буенча, минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумы күләменнән дә ким булырга тиеш түгел. Мәҗбүри социаль иминият гарантиясе саклана. Дәүләт гражданнарның абруен саклау һәм хезмәт кешесен хөрмәтләүне тәэмин итә.

75 маддә

«Россия гражданнарның хезмәтен хөрмәт итә, аларның хокукларын яклый. Дәүләт минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумыннан азрак булмаска тиешлеген гарантияли».

751 маддә

«Россиядә гражданнар абруен саклау һәм хезмәт кешесен хөрмәт итү гарантияләнә». 

114 маддә

«Россия Хөкүмәте хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә социаль партнерлык принципларын тәэмин итә».

3. Социаль гарантияләр

Дәүләт бернинди икътисади кризисларның да социаль ярдәм өлкәсенә йогынты ясамаячагына гарантия бирә. Бу пенсия индексациясенә (ул елга бер тапкырдан да азрак булмаска тиеш), социаль пособиеләргә һәм башка социаль түләүләргә кагыла. Инвалидларга үтемле мохит тудыру тәэмин ителә. Һәр гражданин гомере буе дәүләт ярдәменә ышанып яшәргә тиеш.

75 маддә

«Россия Федерациясендә гражданнарны пенсия белән тәэмин итү системасы гаделлек һәм буыннар бәйләнеше принциплары нигезендә формалаша, пенсияләр федераль законнар нигезендә кимендә елга бер тапкыр индексацияләнә».

«Россиядә федераль законнар белән мәҗбүри социаль иминият, адреслы социаль ярдәм, социаль пособиеләрне индексацияләү гарантияләнә».

114 маддә

«Россия Хөкүмәте гражданлык җәмгыяте институтларына ярдәм итү, дәүләт сәясәтен тормышка ашырганда коммерцияле булмаган оешмаларны катнаштыру, волонтерлар эшчәнлегенә булышуда тиешле чаралар күрергә тиеш».

4. Һәркемгә — үтемле һәм сыйфатлы медицина

Федераль, төбәк һәм җирле үзидарә дәрәҗәсендәге хакимият һәр кешенең сыйфатлы һәм үтемле медицина ярдәме алуын тәэмин итәргә тиеш. 

72 маддә

«Россия Федерациясе һәм төбәкләр сыйфатлы һәм үтемле медицина белән тәэмин итү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен тиешле шартлар тудыруда җаваплы».

132 маддә

«Җирле үзидарә органнары үз компетенцияләре кысаларында медицина ярдәменең үтемлелеген тәэмин итә».

5. Хакимияттә ватанпәрвәрләр генә эшләргә тиеш

Түрәләр чит ил мәнфәгатьләренә эшли алмый. Аларга ике дәүләт гражданы булу, чит ил банкларында акчаларын саклау тыела. 

Бу чикләүләр Россия субъектлары югары вазифаи затлары (77 маддә), федераль дәүләт органнары җитәкчеләре (78 маддә), Россия Президенты (81 маддә), Россия сенаторлары (95 маддә), Дәүләт Думасы депутатлары (97 маддә), Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил (103 маддә), Россия Хөкүмәте Рәисе, аның урынбасарлары, федераль министрлар, федераль башкарма хакимият органнары җитәкчеләре (110 маддә), Россия судлары хөкемдарлары (119 маддә) һәм прокурорларга (129 маддә) кагыла.

6. Территориаль бөтенлекне саклау

Төп законга тәкъдим ителгән төзәтмәләр дәүләтнең суверенлыгын һәм территориаль бөтенлеген саклауны Россия хакимиятенең төп функцияләреннән берсе итеп билгели.

67 маддә

«Россия үзенең суверен һәм территориаль бөтенлеген саклауны тәэмин итә».

69 маддә 

«Россия башка илләрдә яшәүче ватандашларына аларның ихтыяҗларын һәм хокукларын якларга ярдәм итә».

791 маддә

«Россия халыкара тынычлык һәм иминлекне саклау өчен чаралар күрә».

7. Тотрыклылык һәм үсеш

Дәүләт хакимияте белән җирле үзидарә органнары, гражданнар мәнфәгатен кайгыртып, көндәлек мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә тиеш. Шул максаттан Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы вәкаләтләре көчәйтелә. Алар Хөкүмәтне формалаштырганда һәм көч ведомстволарына җитәкчеләр билгеләгәндә төп сүзне әйтәчәк.

81 маддә

«Россия Федерациясе Президентын сайлау тәртибе турында».

Россиядә Президент вазифасына бер үк кеше ике срокка гына сайланырга хокуклы. Әлеге маддәгә кертелгән үзгәрешләр нигезендә, РФ Конституциясе яңартылган очракта, моңа кадәр Президент вазифасын башкарган зат яңа Конституция шартларында бу вазифага яңадан дәгъва итә алачак. 

8. Табигать байлыкларын саклау

Бу мәсьәләгә кагылышлы төзәтмәләр Хөкүмәтне Россиянең табигый байлыгын сакларга мәҗбүр итә. Экологик белем бирүгә игътибарны арттыра.

114 маддә

«Россия Хөкүмәте халыкка яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру, әйләнә-тирә мохиткә хуҗалык эшчәнлегеннән тискәре йогынтыны киметү, гражданнарда экологик культура тәрбияләүдә җаваплы».

«Россия Хөкүмәте җәмгыятьтә хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелгән чаралар күрергә тиеш».

9. Мәдәни мирасны саклау

Төп законга тәкъдим ителгән төзәтмәләр халыкларның мәдәни үзенчәлеген саклау, мәдәни мирасның дәүләт тарафыннан саклануын тәэмин итү бурычын куя.

69 маддә

«Россия Федерациясендәге барлык халыкларның мәдәни үзенчәлеген саклау һәм чит илләрдә яшәүче ватандашларга ярдәм итү турында».

Әлеге маддәгә кертелгән үзгәрешләр нигезендә, дәүләт Россиянең барлык халыклары һәм этник бергәлекләренең мәдәни үзенчәлеген сакларга, этник мәдәни һәм телләр төрлелеген саклауны тәэмин итәргә тиеш, дигән таләп куела.

10. Россия фәненә ярдәм итү

Дәүләт һәм гражданнарның иминлеге фәнни-технологик үсешкә бәйле. Дәүләт мәгълүмати технологияләрне үстерергә, аларның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә бурычлы.

114 маддә

«Россия Хөкүмәте фәнни-технологик үсешне, фәнни потенциалны саклау һәм үстерүне тәэмин итә».


«Социаль гарантия бирә»

Рөстәм Хәсәнов, Казан дәүләт медицина академиясе директоры, Идел буе федераль округының баш онкологы: 

— Россия Конституциясенә төзәтмәләр табибларның өзлексез белем алуын гарантияли, чөнки медицина үсешен исәпкә алганда, аларга даими рәвештә квалификацияләрен күтәреп торырга кирәк. Без барыбыз да табибларның туктаусыз белем алырга тиешлеге турында сөйлибез. Хәзер дәүләт моны законлы рәвештә тәэмин итә. Мин Конституциягә кертергә тәкъдим ителгән төзәтмәләргә каршы түгел. Кешегә медицина гомер буе кирәк, шуңа күрә ул сыйфатлы һәм үтемле булырга тиеш. Медицина — илкүләм иминлек системасы, бүген моны эпидемия дә раслады. Шулай ук балаларны һәм гаиләне иң югары дәрәҗәдә яклауга кагылышлы төзәтмәне дә хуплыйм. Дәүләт гаиләләрне яклауны гарантияли. Моның белән ничек килешмәскә?

«Гаилә иминлеге кайгыртыла»

Зилә Вәлиева, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе:

— Дәүләт яклаучысыз калган балаларга мөнәсәбәттә ата-аналарның вазифасын үз өстенә алачак. РФ Конституциясенә социаль юнәлештәге төзәтмәләр Россиядә гаилә институтын үстерүгә уңай йогынты ясаячак һәм илдә гаилә тәрбиясенең өстенлеген билгеләячәк. Төзәтмә кертелгән маддәләрнең күп өлеше гаиләләргә ярдәм күрсәтүне бурыч итеп куя. Минем фикеремчә, яңа Конституция кабул ителгән һәм гамәлгә кертелгән очракта, барлык төзәтмәләр дә гаилә иминлегендә чагылыш табарга тиеш. Әйтик, Россия Конституциясе илдә гаилә тәрбиясенең өстенлеген билгеләячәк. Дәүләт яклаучысыз калган балаларга карата ата-аналарның вазифасын үз өстенә алачак. 

Россия Конституциясе тарихы

1905 елның 17 (30) октябре

Россия империясенең закон чыгару акты — дәүләт тәртибен камилләштерү турындагы манифест (Октябрь манифесты) игълан ителә. 1906 елның 23 апрелендә кабул ителгән редакциясеннән соң аны Россиянең беренче Конституциясе дип әйтергә була.


1918 елның 10 июле

Беренче Конституция — РСФСРның (Россия Социалистик Федератив Совет Республикасы) Төп законы кабул ителә.


1924 елның 31 гыйнвары 

СССРның беренче Конституциясе кабул ителә. Ул ике бүлектән (СССР төзелү турындагы декларация һәм СССР төзелү хакында килешү) тора. Шушы чордан союздаш республикаларның һәркайсында үзләренең яңа Конституцияләре кабул ителә.


1925 елның 11 мае 

Яңа оешкан СССР дәүләте составына керү сәбәпле, РСФСРның яңа Конституциясе кабул ителә. 


1936 елның 5 декабре

СССРның яңартылган Конституциясе кабул ителә.


1993 елның 12 декабре

Россия Федерациясенең гамәлдәге Конституциясе кабул ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100