news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россия кешесе лотереяда 232 миллион сум акча откан

Барнаул тарихында иң зур отыш 2016 елда алынган 8,7 миллион сум акча булган.

news_top
Россия кешесе лотереяда 232 миллион сум акча откан

Барнаулда яшәгән кеше 232 473 870 сум акча откан. Бәхетле кеше 17, 11, 12, 16 комбинацияләрен дөрес итеп ота алган. Җиңүче әлегә акчаны алырга килмәгән дип хәбәр ителә. 

Бәхетле билетны бу кеше 2,5 мең сумга сатып алган. Кыйммәтле билет сатып алып, бу кеше оту мөмкинлеген арттырган диелә. 

Безнең илдә зур отыш алучылар арасында бу кеше җиңенче урында. Моңа кадәр җиденче урында 216 миллион сум акча откан Мәскәү кешесенеке иде. Ә дүрт ай элек Новосибирскида яшәүче кеше 300 миллион сум отты. 

Быелның дүрт аенда лотерея отып Россиядә 420 миллионер барлыкка килде дип хәбәр итә лотерея компанияләренең берсе. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар