Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия кешеләре президент вазифасында хатын-кыз булуга каршы түгелме?

Якындагы 10-20 елда Россиядә президент вазифасында хатын-кыз булу ихтималына респондентларның 40 проценты ышана.

news_top_970_100
Россия кешеләре президент вазифасында хатын-кыз булуга каршы түгелме?
pixabay.com

Социологлар Россия халкының президент вазифасына хатын-кыз билгеләнүгә карата фикерен сорашкан. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Сораштыруда катнашучыларның 40 проценты киләчәктәге 10-20 елда Россиядә президент вазифасында хатын-кыз булырга мөмкин дип саный. 2011 елның июлендә бу күрсәткеч 57 процент булган. Сораштырылучыларның 47 проценты исә бу булмастыр дип уйлый. 2011 елда бу күрсәткеч 33 процент булган.

Сайлауда хатын-кыз кандидат өчен респондентларның 62 проценты тавыш бирергә мөмкин. Сораштыруда катнашучыларның 30 проценты тискәре җавап биргән, 8 проценты җавап бирергә авырсынган.

Респондентларның 61 проценты хатын-кызлар сәясәттә активрак катнашырга тиеш дип саный. «Сәясәт — хатын-кыз эше түгел», дигән позицияне 29 процент хуплый.

Бөтенроссия телефон аша сораштыру 25-27 сентябрьдә булган, анда 1000 респондент катнашкан. Статистик хата 3,8 проценттан артмый, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100