news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россия кешеләре арасында популяр булган Мисыр курортларында акулалар күбәйгән

news_top

Мисырның Россия кешеләре арасында популяр булган курортларда акулалар саны арткан. Бу хакта Беренче каналга сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Куркыныч диңгез ерткычларын Хургада һәм Шарм-эш-Шейх ярлары янында ешрак күрә башлаганнар. Соңгы очракларның берсендә Хургададан көньяктарак урнашкан пляжларның берсе янында сай суда ике метрлы акула тотканнар. Моның өчен тирә-яктагы су коену урыннарын вакытлыча ябарга туры килгән.

Ил хакимияте хәзер һәр кунакханәдә квалификацияле коткаручы булуын таләп итә башлаган. Моннан тыш, суда моторлы көймәләр кизү торырга, ә хезмәткәрләр беренче медицина ярдәме күрсәтә белергә тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар