Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия картасыннан югалган биш шәһәр

news_top_970_100
Россия картасыннан югалган биш шәһәр
Фото: ачык чыганаклардан алынды

Алар картадан мәңгегә юкка чыкты: Россиянең 5 өрәк шәһәре. Анда нәрсә булган, һәм ни өчен кешеләр аларны ташлап киткән?

Бу шәһәр урамнарында постапокалипсис турында фильмнар төшерергә мөмкин. Ышануы да кыен, ләкин аларның кайберләрендә әле кемдер яши. Монда фатирны 100 мең сумга алырга була. Ләкин кайчандыр гөрләп торган шәһәрләрнең халкы нәрсә өчен алардан киткән?

Нефтегорск

Сахалиндагы бу торак пунктка 1964 елда нефтьчеләр өчен шәһәр буларак нигез салынган. Берничә елдан соң ул иң төзек шәһәрләрнең берсе була. Монда мәктәп, берничә балалар бакчасы, мәдәният йорты булган. 1995 елга монда 3200 кеше яши.

28 майга каршы төндә Нефтегорскида көчле җир тетрәү була. Аның җимергеч көче 9 балл дип бәяләнгән. 17 зур блоклы 5 катлы барлык йортлар җимерелә. Мондый хәл хәтта Спитакта да булмаган. Җимерекләр астында 2096 кеше һәлак була.

Соңыннан йортларны салганда төзелеш стандартларын зур бозулар булуы ачыклана, биналар сейсмик актив район өчен яраксыз булган. Шул ук елның сентябрендә шәһәрне торгызмаска, исән калганнарны башка торак пунктларга күчерергә карар ителә. Күпләр ул вакытта Сахалиннан китә.

Амдерма

Бу – Карск диңгезе ярындагы урын. Бу – Заполярье, Ненец автоном округы. Кайчандыр 30нчы елларда монда «плавик шпат» ятмасы табылган. Бу минерал металлургиядә, химия сәнәгатендә һәм оптикада кулланыла. Ләкин сугыштан соң башка перспективалырак рудниклар ачыла, ә җирле рудник ябыла.

Соңыннан әлеге шәһәрне Арктиканы өйрәнү өчен база буларак үстерү омтылышы була. 90нчы елларда монда эш бетә, кешеләр Амдермадан китә башлыйлар. 2023 елда биредә рәсми рәвештә 444 кеше яшәгән.

Молога

Ярославль өлкәсенең иң борынгы шәһәре. Беренче тапкыр XII гасырда искә алына. Хәтта Молож кенәзлеге дә булган. Шәһәрчек Молога елгасы Иделгә кушылган урында урнашкан.

1937 елда Рыбинск ГЭСының куәтен арттырырга карар кылгач, сусаклагычны күтәрергә кирәк була. Әгәр башта сулыкның терәк дәрәҗәсе проектта 98 метр билгесендә салынган булса, соңрак аны 102 метрга кадәр арттырганнар. Бу 4 метр су базы шәһәрне мәңгегә су астында күмә.

Кайвакыт, су аз булган чорда, су дәрәҗәсе төшкәндә, таш түшәлгән урамнар, зират плитәләре, коеп ясалган коймалар күренә.

Кадыкчан

Магадан өлкәсенең иң танылган «өрәк» шәһәре. 1943 елда Аркагалы ГРЭСы эшен тәэмин итүче ташкүмер чыгаручы предприятие янында нигезләнгән.

Авылны да, шахтаны да ГУЛАГ тоткыннары төзегән. Җир асты ысулы белән 400 метр тирәнлектән күмер чыгарылган.

1996 елда шахтада шартлау була, аның нәтиҗәләре аркасында 6 кеше һәлак була. Шахтаны ябарга карар итәләр, Кадыкчанның яшәве мәгънәсез була. Кешеләрне шәһәрдән этаплап куып чыгара башлыйлар. 2010 елга Кадыкчан тулысынча бушап кала.

Әмма 2021 елда монда, коммуналь хезмәтләрнең бөтенләй булмавына карамастан, 1 кеше яшәгән. Хәзер аның белән нәрсә булганы төгәл билгеле түгел, әмма дәүләт статистикасы мәгълүматларына караганда, 23 елның 1 гыйнварына бер генә кадыкчанлы да билгеле түгел.

Хальмер-Ю

Ә бу шәһәр Коми Республикасында булган. Шәһәрнең исеме «үлем үзәнендәге елга» дип тәрҗемә ителә. Бу да шахта бистәсе.

Биредәге шахталарда кайчандыр бик сыйфатлы күмер чыгарылган. 90нчы елларда бу шахта табыш китерүдән туктаган, күмер чыгаруны туктатканнар, ә шәһәр тибындагы бистәне ябарга карар иткәннәр.

Кешеләрне моннан ОМОН белән алып киткәннәр, диләр. Җирле халык бу җирләрне калдырудан баш тарта, аларны Воркутада урнаштыралар. Бу шәһәр дә көннән-көн күбрәк өрәк шәһәргә охшый бара.

***

Илнең төрле почмакларында тагын ничә шундый ташландык торак пункт бар икән? Безнең тиз күзәтүебез шуны күрсәтә: шәһәрләрнең ниндидер табигый катаклизмнар аркасында юкка чыгуы сирәк. Бу – еш кына кеше эшчәнлеге нәтиҗәсе. Бу материаллар runews24.ru сайтыннан Александр Колесов язмасынан тәрҗемә ителде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100