Япониянең Россиядәге илчесе Акира Муто 2 ил арасында тынычлык килешүе кайчан төзелергә мөмкин икәнен әйтте. Бу хакта ул SHOT Телеграм-каналына сөйләгән.
Акира Муто Россия белән тынычлык килешүе төзү өчен Япония Украинадагы конфликтның тәмамлануын көтә, дип белдерде. Аның сүзләренчә, Япония хакимияте бу мәсьәлә буенча хәрәкәт 2 яктан да башланыр дип өметләнә.
Көньяк Курил утраулары бәхәсе озакка сузылу аркасында, хәзер Россия белән Япония арасында Икенче бөтендөнья сугышы йомгаклары буенча тынычлык килешүе юк.