Россия белән Украина әсирлектәге хәрбиләр белән чираттагы алмашу үткәрде. Яклар бер-берсенә 205әр хәрби хезмәткәрне кайтарды.
Россия Оборона министрлыгы хәбәр иткәнчә, алмашуда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арадашчы булган. Хәзерге вакытта кире кайткан Россия хәрбиләре Беларуссия территориясендә урнашкан, алар белән табиблар һәм психологлар эшли.
Алга таба хәрбиләрне Россия Оборона министрлыгының медицина учреждениеләренә дәвалану һәм тернәкләндерү өчен җибәрәчәкләр, дип хәбәр итте «Татар-информ».