Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия һәм Украина арасында сөйләшүләрнең яңа раунды Ватиканда булырга мөмкин – РИА

news_top_970_100

Россия һәм Украина арасында сөйләшүләрнең яңа раунды Ватиканда июньдә узарга мөмкин. Бу турыда «Wall Street Journal» газетасына сылтама белән РИА «Новости» яза.

Басманың үз чыганаклары белешмәсе буенча, АКШ президенты Дональд Трамп узган якшәмбедә Европа лидерлары белән сөйләшкән. Ул бу сөйләшүләргә дәүләт секретаре Марк Рубионы һәм махсус илче Кит Келлогны җибәрергә мөмкин булуын әйткән.

«Ватиканда сөйләшүләр, көтелгәнчә, июнь уртасында башланачак», – дип хәбәр иткән басма.

Моңа кадәр Рим папасы Лев XIV Италия премьер-министры Джорджея Мелони белән сөйләшкәндә, Ватиканның Россия һәм Украина арасында сөйләшүләрне кабул итәргә әзер булуын раслаган.

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков Ватикан тәкъдимен шәрехләгән. Ул Россия һәм Украина арасында киләчәктә сөйләшүләрнең урыны турында карар кабул ителмәвен әйткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100