Казанда Россия һәм Татарстанның халык артисты Вадим Кешнер 86 яшендә вафат булды. Ул Качалов исемендәге Зур драма театры актеры иде. Әлеге хәбәрне «Татар-информ»га театрның матбугат хезмәтендә расладылар.
Вадим Кешнер Качалов театрында 1961 елдан бирле эшли.
Кешнер шәһәрдә һәм республикада танылган актер, актив җәмәгать эшлеклесе, театр сәнгатен пропагандалаучы. Ул шигъри һәм иҗади кичәләрдә, тамашачылар белән очрашуларда, шәһәр һәм республикакүләм чараларда катнаша, телевидениедә чыгыш ясый
Мәрхүмне соңгы юлга озату вакыты әлеге билгеләнмәгән.
Фото «Татар-информ» нан алынды.