Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия һәм Кытай хезмәттәшлеге турында 10 документ имзаланды

news_top_970_100

Россия Президенты Владимир Путин һәм Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин Пекинда сөйләшүләрдән соң киң колачлы хезмәттәшлек һәм стратегик мөнәсәбәтләрне тирәнәйтү турында уртак килешү имзалады. Шулай ук алар катнашында Россия һәм Кытай арасында тагын берничә килешү имзаланган, дип хәбәр итә «Российская газзета» сайты.

Документ ике ил арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 75 еллыгына багышлана.

«Яңа масштаблы бурычлар һәм Россия-Кытай элемтәләренең барлык комплексы үсешенең озак вакытлы ориентирлары билгеләнгән уртак килешүебезне аерым билгеләп әйтәсем килә», – дигән Путин.

Шулай ук Россия һәм Кытай делегациясе әгъзалары Икътисад, Көнчыгыш үсеше, Табигать министрлыклары, Россельхознадзор, Роспотребнадзор, «Эшлекле Россия» ассоциациясе һәм мәгълүмат агентлыклары дәрәҗәсендә 10 уртак документ имзалады:

  • «Земля больших кошек» транс чик резерватын булдыру турында хөкүмәтара килешү;
  • Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт һәм КНРның Баш таможня идарәсе арасында Россиядән җибәрелә торган топинамбурга фитосанитар таләпләр турында протокол;
  • Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт һәм КНРның Баш таможня идарәсе арасында Россиядән җибәрелә торган бозау итен тикшерү, карантин һәм санитар таләпләр турында протокол;
  • Зур Уссури (Хэйсяцзыдао) утравы үсеше бердәм концепциясе;
  • Икътисади үсеш министрлыгы һәм КНРның Коммерция министрлыгы арасында инфраструктура һәм инженерия төзелеше тармагында хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итү турында меморандум;
  • РФ Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт һәм КНРның Баш таможня идарәсе арасында территорияне санитар саклау өлкәсендә хезмәттәшлек турында 2022 елның 4 февралендә төзелгән килешүне гамәлгә ашыру буенча уртак гамәлләр планы;
  • «Россия сегодня» Халыкара мәгълүмат агентлыгы һәм «Синьхуа» (КНР) Мәгълүмат агентлыгы арасында БРИКС илләренең Экспертлык форумын уздыру турында меморандум;
  • ИТАР-ТАСС һәм «Синьхуа» мәгълүмат агентлыгы арасында мәгълүмат алмашу һәм хезмәттәшлек турында килешү;
  • «Газпром-Медиа-Холдинг» Акционерлык җәмгыяте һәм Кытай Медиакорпорациясе (CMG) хезмәттәшлеге турында меморандум;
  • «Эшлекле Россия» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм «Кытайның халыкара сәүдәгә ярдәм комитеты арасында хезмәттәшлек турында меморандум.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100