news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россия һәм АКШ Путин белән Трамп очрашуы турында килеште

news_top
Россия һәм АКШ Путин белән Трамп очрашуы турында килеште
Фото: kremlin.ru

Россия һәм АКШ Владимир Путин белән Дональд Трамп очрашуы турында килеште. Бу турыда Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаковка сылтама белән РИА Новости яза.

«Америка ягы тәкъдиме буенча, якын көннәрдә югары дәрәҗәдә ике яклы, ягъни Владимир Путин һәм Дональд Трамп очршуын уздыру турында килешү принципта килештерелде», – диде ул.

Аның сүзләренчә, яклар саммитны оештыруны эшләүгә кереште, киләсе атна ориентир буларак билгеләнгән. Ләкин әзерлек күпме дәвам итәсен әйтү әлегә кыен.

Очрашу уздыру урыны килештерелгән, аны соңрак игълан итәчәкләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар