Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия халкына электрон паспортлар кайчан бирәләчәк?

2021 елдан башлап Россия халкын электрон паспортларга күчерергә җыеналар.

news_top_970_100
Россия халкына электрон паспортлар кайчан бирәләчәк?

Россия Хөкүмәте кәгазь паспортларны электрон паспортларга алмаштыру турында фикер алыша. Бу турыда «Ведомости» хәбәр итте.

Әлеге инициатива концепциясе турында фикер алышу инде биш ел дәвамында бара. Россия халкын электрон паспортларга 2021 елдан башлап күчерергә җыеналар.

Электрон паспортта берничә документ берләштереләчәк. Монда СНИЛС, машина йөртү таныклыгы һ.б. булыр дип планлаштырыла. Паспортны чиплы пластик карта формасында ясап, халыкка таратачаклар.

Кешеләр дәүләт хезмәтләрен һәм реестрларын бу документ ярдәмендә куллана алачак. Хезмәт күрсәтүләр турында язма электрон рәвештә теркәләчәк.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100