Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия халкы ни өчен түрәләрне яратмый?

Россия халкы ни өчен түрәләрне яратмый?

news_top_970_100
Россия халкы ни өчен түрәләрне яратмый?

Россия президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Россия халкының түрәләрне яратмавын “Аргументы и факты” газетасына сөйләгән дип яза “Лента.ру” сайты

Песков фикеренчә, Россия халкында “чит-ят сүзләргә сабырлык белән карау, толерантлык бөтенләй юк. Ә саксыз әйтелгән сүз кимсетергә мөмкин. 

Песков шулай ук россиялеләрнең артык купшылыкка тискәре фикердә булуын да хуплавын әйтте. Аның фикеренчә, күпчелек түрәләр ришвәтче түгел, ә “илнең иминлеге өчен фидакярләрчә хезмәт итә”.

“Ә җәмгыятьтә аларга (түрәләргә) карата шундый мөнәсәбәт, мин хәтта кайвакыт үземнең түрә икәнемне әйтергә дә оялам. Нәфрәт чиктән ашкан”, - диде ул.

Песков “кешеләргә төкереп караган” дәүләт эшчеләренә тәнкыйть кирәклеген әйтте. Ләкин “җәмәгатьчелек тәнкыйтенә яхшылар да, начарлар да эләгә” диде. Һәм Россиядә түрәләрне “кимсетү, җәберләү” норма кебек кабул ителгән дип өстәде.

Матбугат сәркатибе илдә “дәүләт эшчеләренең чиктән тыш күп” булуын да әйтте. “Бу безнең дәүләтнең күптәнге проблемасы” дип йомгаклады ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100