Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия гражданлыгы алган чит ил кешеләре өчен хәрби хезмәткә чакыру яше артачакмы?

news_top_970_100
Россия гражданлыгы алган чит ил кешеләре өчен хәрби хезмәткә чакыру яше артачакмы?

Дәүләт Думасында Россия гражданлыгы алган чит ил кешеләре өчен хәрби хезмәткә чакыру яшен 50 яшькә кадәр арттырырга тәкъдим иттеләр.

Документ авторлары – Алексей Журавлев (ЛДПР), Александр Бородай һәм Михаил Шеремет («Бердәм Россия»). Алар «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт» турындагы федераль законның 22нче маддәсенә төзәтмәләр кертергә тәкъдим итә. Аңлатма язуында әйтелгәнчә, чит илдә туып-үскән, Россия гражданлыгы алган кешеләр хәрби учетка басудан читтә кала яки махсус рәвештә, хәрби хезмәткә чакырылуның чик яше тулганны көтә (хәзерге законнар буенча бу – 30 яшь) һәм шуннан соң гына гражданлык ала.

Депутатлар фикеренчә, «хәрби операция уздыру шартларында» бу проблеманы хәл итү аеруча актуаль. Закон проектының максаты – гаделлек торгызу.

Шул ук вакытта Дәүләт Думасы депутаты Вячеслав Володин депутатларга әлеге инициативаны кире алырга һәм бу турыда төрле яклап фикерләшергә тәкъдим иткән. Володин әйтүенчә, проект әзер түгел. Шулай итеп, закон проекты бу вариантта каралмый.

Төрле белгечләр әйтүенчә, мигрантлар өчен призыв яшен 50гә арттыру Россия гражданлыгын алырга теләүчеләр санын киметәчәк. Әмма Россиядә демографик проблемалар булу сәбәпле, кайберәүләр шулар исәбенә проблеманы хәл итмәкче.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100