Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия гимны уйнаган вакытта Канада хоккейчысы шлемын салмаган

«Бу егетләрчә түгел», — ди җыелма команда hөҗүмчесе Егор Замула.

news_top_970_100
Россия гимны уйнаган вакытта Канада хоккейчысы шлемын салмаган
Хоккей Федерациясе

Бу хәл Яшьләр Дөнья Чемпионатында Канада белән Россия уенында була. Канада 0:6 исәбе белән җиңелгәннән соң, җыелма команданың капитаны Баррет Хэйтон, үпкәләп, җиңү уңаеннан Россия гимны уйнаганда шлемын салмый.

Россиянең капитаны Григорий Данисенко, бу хәлне күреп, Хэйтон янына бармакчы була, ләкин хөкемдарлар аны туктатып калалар.

Барретның шундый кыланышы, әлбәттә, безнең уенчыларга ошамый. Соңрак безнең хоккейчылар аңа кулын бирмичә, яныннан үтеп китәләр.

Күпмедер вакыт үткәч, Баррет Хэйтон үзендә көч табып, килеп чыккан хәлне аңлатып бирде:

«Гимн вакытында шлемымны салмаганым өчен бик үкенәм. Россия командасы hәм җанатарлары алдында гафу үтенәм. Команданың лидеры буларак, мин уенга нинди үзгәрешләр кертергә кирәк микән дип уйга баттым. Шул вакытта мин бөтенләй сүндем. Россия бүген бик яхшы уйнады, аларга карата сансызлык белдерәсем килмәгән иде. Минем хатам аларның җиңүен берничек тә кимсетергә тиеш түгел. Үземнең командам hәм канадалылар каршында бурычлымын», — диде капитан.

Канада командасының җанатарлары да Хэйтонны гаепләп, аны капитанлыктан алырга кирәклеген белдереп, комментарийлар язалар.

Танылган Россия комментаторы Дмитрий Губерниев та үзенең Telegram челтәрендә: «Андыйларга кул да бирү „западло“ !» — дип әлеге ситуациягә үз фикерен белдерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100