news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россия Гидрометүзәге: «Татарстанда июльңә һава температурасы нормадан югарырак булачак»

news_top
Россия Гидрометүзәге: «Татарстанда июльңә һава температурасы нормадан югарырак булачак»
Фото: © «Татар-информ»

Россия Гидрометүзәге фаразы буенча, Татарстанда июль аенда уртача айлык һава температурасы климатик нормадан югарырак булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Гидрометүзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр иткән.

Җәйнең икенче аенда температура нормасы Казанда – 20,5 градус, ә республика буенча 19,9 градус тәшкил итә. Явым-төшемнәр күпьеллык уртача күрсәткечләргә якын көтелә. Казанда явым-төшем нормасы – 63 мм, ә республикада – 56 мм, дип билгеләп үтә белгеч.

«Июльнең беренче ункөнлегендә һава температурасы, тулаем алганда, климатик нормадан бер градуска югарырак булыр дип фаразлана. Бу чор өчен норма республика буенча – 19,6 градус, ә Казан өчен 19,1 градус тәшкил итә», – ди Феликс Гоголь.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта һава торышының кискен үзгәрүе атмосфера циркуляциясенә бәйле.

«Әгәр июньдә республикада көнбатыш һава агымы өстенлек иткән булса, хәзер исә югары басымлы кыр урнашты. Шуңа күрә явым-төшемнәр туктады. Температура акрынлап күтәреләчәк, атна ахырына максималь һава температурасы 30 градуска кадәр җитәчәк», – дип белдерде Гоголь.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар