Россия Герое Рәис Мостафин кырыгынчы яшендә вафат булган
Оренбург өлкәсендә туып-үскән егет берничә сәгать дәвамында ялгызы гына дошманнарга каршы торган.
Оренбург өлкәсе хакимияте һәм губернаторы Россия Герое Рәис Мостафинның якыннарының кайгысын уртаклаша. Бу турыда өлкәнең рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Бүген кырыгынчы яшендә авыр һәм озак авырудан соң Россия Герое Рәис Рәүф улы Мостафин вафат булды. 20 ел элек безнең Оренбург егете, Переволоцкий районында туган Рәис Мостафин Төньяк Кавказда террорчылар белән көрәштә катнашты. Ул берничә сәгать дәвамында бер ялгызы боевикларга каршы торды, солдатның, кешенең һәм гражданинның иң яхшы сыйфатларын күрсәтте. Бу кырыс көрәштә ул җиңде. Кызганычка каршы, ул куркыныч авыруын җиңә алмады», — диелә бу кайгынамәдә.
2000 елда Россия Президенты карары белән Рәис Мостафинга Россия Герое исеме бирелә һәм «Алтын йолдыз» белән бүләкләнә. 2000 елда ул запаска күчерелә. Рәис Мостафин Оренбургта яшәгән. Бу турыда «Оренбург» дәүләт телеканалы хәбәр итте.