Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия Герое Ирек Магасумовны кеше үтерүдә гаеплиләр, ул тикшерү изоляторына ябылган

news_top_970_100
Россия Герое Ирек Магасумовны кеше үтерүдә гаеплиләр, ул тикшерү изоляторына ябылган
Видеодан скриншот

Мамадыш районында туып үскән һәм Россия Герое булган Ирек Магасумов 18 яшьлек кызны үтерүдә гаепләнә. Ул хәзер Тикшерү изоляторында. Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев РФ Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкиннан бу җинаять эшен тикшерүне контрольгә алуын сорый. Бу хакта Telegram-каналында Цивилев үзе хәбәр итте, дип яза ТАСС.

«Мин чыннан да Александр Бастрыкин исеменә хат җибәрдем. Россия Герое Ирек Магасумов эше буенча тикшерү барышына игътибар иттем һәм Александр Ивановичтан аны шәхси контроленә алуын сорадым», – дигән сүзләр бар Цивилев хәбәрендә.

Ачыклык кертеп үтүенчә, Магасумов Кемеровоның Юрга шәһәрендә урнашкан 74нче аерым гвардия мотострелоклар бригадасында хезмәт итә.

Дәүләт Думасы депутаты Александр Хинштейн Telegram-каналында подполковник Ирек Магасумовның августтан бирле Тикшерү изоляторында булуын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, аның эшендә «башка офицерның гаебен танып килү факты бар», ул кызга очраклы рәвештә атуып җибәрүен таныган. Магасумов үзен махсус операция зонасына кайтаруларын сорый. Шул ук вакытта җинаять эшен РФ Тикшерү комитетының Баш хәрби тикшерү идарәсенә дә сорап алганнар.

Моңа кадәр Mash Telegram-каналы Луганскида подполковник Магасумовны кулга алуларын хәбәр иткән иде. Аңа яшь кызны үтерүдә гаеп белдерелгән. Тикшерү версиясе буенча, ир-ат исерек хәлдә ялгыш атып җибәргән һәм кызга тигән.

Шунысы игътибарга лаек: Магасумов бу вакыйгага 11 август көнне эләгә. 2 август көнне аны Россия Президенты Владимир Путин шәхсән үзе бүләкләгән иде.

«Маш» каналы язуынча, 11 августта Мария һәм Кристина (исемнәре үзгәртелгән) Луганск барында хәрбиләр – өлкән лейтенант Павел Яськевич һәм подполковник Ирек Магасумов белән танышкан. Кызлар ир-атларны аларның коралларыннан атып карарга рөхсәт бирергә үгетли башлаган. Бу вакыйга фаҗига белән тәмамланган, шуннан соң тарих ике төрлегә бүленә.

Беренчесе – яклау версиясе. Аның буенча, подполковник һәм Россия Герое кызлар коралдан атып уйнаган вакытта алар янында булмаган. Чөнки вакыйга булганчы берничә минут элек аңа дус егете шалтыратып, аңа татуировкалы 5 егет бәйләнүен хәбәр иткән һәм ярдәм сораган. Магасумов шунда киткән, ә Яськевич кызлар белән калган. Коралын алып куйган вакытта ул ялгыш кына курокка баскан, һәм ядрә Кристинага эләккән. Куркып, ул урыныннан качып киткән, ә кыз ашыгыч ярдәм машинасында үлгән. Шуннан соң өлкән лейтенант үзенең гаепле булын танып, гариза язган, әмма барыбер Магасумовны тоткарлаганнар.

Тикшерүнең икенче версиясен Россия Тикшерү комитетында раслаганнар. Аның буенча да шул ук хәл булган. Тик подполковник беркая да китмәгән була. Кузбасс губернаторы Цивилев эмоциональ хат язса да, Магасумовның барлык казанышларына карамастан, дәлилләр бар. Бу версия буенча, үтерүдә Яськевич катнашмаган, хәтта очраклы рәвештә дә атмаган. Ә нәкъ менә Ирек исерек хәлдә коралдан аткан. Шуңа күрә аңа 16 сентябрьдә гаеп белдерелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100