Россия Герое Айнур Сафиуллин: «Командир өчен иң мөһиме – иптәшләремнең гомерен саклау»
19 декабрьдә Россия Президенты Владимир Путин 9 хәрби хезмәткәрне Россия Героеның «Алтын Йолдызы» белән бүләкләде. Югары дәрәҗә белән бүләкләнүчеләрнең берсе – Казан егете Айнур Сафиуллин. Командирның төп бурычлары, хәрбиләрнең алгы сызыктагы көннәре турында Айнур Сафиуллин «Татар-информ»га биргән эксклюзив интервьюсында үзе сөйләде.
«Бүләкләү вакытында эчемнән дулкынландым»
28 яшьлек гвардия капитаны Айнур Сафиуллин Татарстан башкаласында туып үскән. Мәктәптән соң ул армия сафларында хезмәт итә, аннары Мәскәү югары гомуми гаскәр команда училищесына укырга керә. Уку йортын 2020 елда алтын медаль белән тәмамлый. Айнур Сафиуллин ике тапкыр Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Россия Герое исеме бирелгәннән һәм «Алтын Йолдыз» тапшырылганнан соң, Айнурга отпуск бирәләр. Ул, туган ягына кайтып, гаиләсе белән очраша. Республикада геройны һәм аның якыннарын Татарстан Республикасы Рәисе каршы алды.
«Чын күңелдән котлыйбыз, егет», – дип, Рөстәм Миңнеханов хәрби хезмәткәрдән киләчәккә планнары белән кызыксынды.
Россия Президенты һәм Татарстан Рәисе белән очрашудан соң, үзен ничек хис итүен сорагач, Айнур, бу вакыйгалар аның хәтерендә бик көчле эмоцияләр тудыруын әйтте, гәрчә тышкы яктан ул бөтенләй тыныч булса да.
«Бу, әлбәттә, минем тормышымда бик зур вакыйга. Мин, мөгаен, моның турында хыяллана гына алганмындыр. Президентны беренче тапкыр күрү һәм аның кулыннан шундый бүләк алуым белән горурланам. Бүләкләү вакытында минем эчемдә дулкынлану бар иде. Бүләкләү бик тантаналы булды. Анда 10 Россия Герое бар иде. Барыбыз да бер-беребез өчен шатланып, аралашып алдык.
«Владимир Владимирович белән шәхсән аралашып алырга да мөмкинлек булды. Фронттагы вазгыять турында сөйләштек. Калганы сер булып кала», – диде Айнур Сафиуллин.
Атна ярым ялы вакытында Айнур иң якын туганнары белән генә күрешә алган. Якын арада ул кабат махсус хәрби операция зонасына китәчәк һәм хәрби бурычын үтәүгә керешәчәк.
«Тормыш иптәшем, әти-әнием, абыйларым һәм хәрби иптәшләрем белән очраштым. Барысы да бик җылы кабул иттеләр. Минем 4 ир туганым бар, гаиләдә без бишәү. Мин – икенче бала. Иң олы абыем программист, мин хәрби юлны сайладым, икенче энем – эшмәкәр, өченчесе – веб-дизайнер, иң кечкенәсе әле мәктәп укучысы», – дип сөйләде Айнур Сафиуллин.
Шул ук вакытта Айнур гаиләдә сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы беренче ир-ат түгел. Аның әтисе – ветеран, армиядә хезмәт итү вакытында, ул Әфганстанда Кандагар янында сугышкан.
«Мин бик патриот кеше идем, хәзер дә шундый булып калам. 17-18 яшьтә югары уку йорты турында уйламаган да идем. Булдырып чыгара алырмынмы икән дип, башта үземне армиядә сынап карарга булдым. Армиядә мин разведка батальонында хезмәт иттем, безне анда бик яхшы өйрәттеләр. Миңа ошады, һәм мин бу юнәлештә алга таба барырга булдым», – ди ул.
Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Айнур үзенең киләчәк тормышын хәрби хезмәт белән бәйләргә була.
«Училищены тәмамлаганнан соң, холкымны сынап карарга булдым һәм хезмәт итәргә Ерак Көнчыгышка киттем. Үзен сынап карарга теләгән хәрби кеше хезмәтен ерак җирдән башлый. Мин нәкъ менә Ерак Көнчыгышны сайладым. Анда салкын, әмма шул ук вакытта бик кызык та. Мин Кытай чигендә хезмәт иттем», – дип сөйләде Айнур.
«Командир буларак иң мөһиме – иптәшләремнең гомерен саклап калу»
«Мин беренче көннәрдән үк махсус хәрби операциядә. Ул вакытта Луганск һәм Донецк Халык республикаларында хәл кискенләште, һәм минем юл шуннан башланды», – дип искә ала гвардия капитаны.
Айнур үзе – бик тыйнак кеше. Аның күзләреннән күпне кичергәне күренә, әмма ул бу хакта сөйләргә теләми. Үзенең батырлыгы турында да тыйнак кына искә ала: «Мин моны тасвирларга теләмим. Президент Указында «Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен» дип язылган иде. Шулай булсын да», – ди Айнур Сафиуллин.
«Татар-информ» элегрәк Айнур Сафиуллинга, штурм отряды белән бергә торак пунктны азат иткәне өчен, Россия Герое исеме бирелүен хәбәр иткән иде. Ул үзенең сугышчылары белән 3 сәгатьтән артык дошманның контратакасына каршы торып, шәхси составны югалтмыйча, куелган барлык бурычларны да үти.
Һөҗүм итү нәтиҗәсендә, дошманның 2дән артык взводы юк ителә, 8 милләтче әсирлеккә алына. «Javelin» һәм «NLAW» тибындагы чит ил коралларының танкка каршы ракета комплексы үрнәкләре кулга төшерелә.
Соңрак, бераз сөйләшкәннән соң, Айнур Сафиуллин барысы да ничек булганын сөйләде.
«Әйе, мин отряд белән озак вакыт позициядә тордым. Чынлыкта, куркыныч һәм адреналин белән бәйле бик күп төрле эпизодлар булды. Безнең, егетләр белән, «бу инде – ахыры» дип уйлаган вакытлар да күп булды. Бу позицияне саклаганда без шулай уйладык та. Безгә кадәр бүлекчә ул торак пунктны яулап ала алмаган иде. Без аны отряд белән булдырдык, һәм чыннан да ул көнне югалтулар булмады. Командир буларак, бу – мине сөендерә. Минем өчен югалтулар булмау – зур казаныш», – диде ул.
Айнур сүзләренчә, командир өчен иң мөһиме – аның кул астындагылар һәм аларның тормышы.
«Төп бурыч – солдатларны исән-сау кайтару. Үз күзеңә һәм аның әти-әниләре, туганнары күзенә карау оят булмасын өчен. Икенче момент: бу – биремне үтәү сыйфаты. Билгеле, ниндидер план бар, әмма, кагыйдә буларак, барысы да аның буенча гына бармый. Иң мөһиме – үз максатыңнан, баштагы ниятләреңнән чигенмәү», – диде ул.
Сугыш шартларында, Айнур Сафиуллин сүзләренчә, корал буенча иптәшләр чыннан да туганнар кебек булалар.
«Бу хисне сүзләр белән генә тасвирлап булмый. Болар син яраланганнан соң үзенекеләр янына кайтканда, гамәлләрдә чагыла. Тыныч кына, бернинди горур белдерүләрсез, бу – туганлык чагылышы», – дип сөйли Айнур Сафиуллин.
Сугыш зонасында куркыныч хәлләр һәр адымда.
«Бервакыт без чолганышта калдык. Дошманны берничә көн тотып тордык. Һәр көн адреналин заряды астында башлана һәм бетә иде. Безгә чыгарга нәрсә ярдәм итте? Мин аннан чыгарга уйламадым да, без егетләр белән ахырга кадәр тордык. Аннары безгә аннан китәргә боерык бирделәр. Без сугыш белән үтеп, бу территориядән чыктык. Минем белән анда 45 кешелек отряд бар иде», – дип искә ала Айнур.
«Калашников концерны продукциясеннән дә яхшырак дөньяда бернәрсә дә юк»
Сугыш шартларында, гвардия капитаны әйтүенчә, әзер булырга, иптәшеңнең җилкәсен тоярга һәм уңышка ышанырга кирәк.
«Уңышлы һөҗүм өчен иң мөһиме – ихтыяр көче. Техниканы берничә тапкыр кулга төшердек. Без беренче тапкыр 2022 елның октябрендә Америка «БТР-М113» таптык. Бу техниканы дошманнан сугышып тартып алдык. Аны телевизордан да күп күрсәттеләр.
Айнур һәм аның сугышчылары берничә тапкыр трофей белән кайталар: атыш коралы, кул гранатометлары, танкка каршы чаралар – «Javelin», «NLAW» һәм башкалар.
«Соңыннан без бу трофейларны дошманнарга каршы кулланабыз. Мин атыш коралы, Америка пулеметын кулландым, ләкин миңа ошамады. Һәм гранатометларын да кулланганым булды, алары бик кызыклы. Ләкин безнең Калашников концерны продукциясеннән дә яхшырак дөньяда бернәрсә дә юк. Мин моңа тагын бер тапкыр инандым», – ди Айнур Сафиуллин.
Дошман контрһөҗүм операциясен үзләрендә тоялармы, дигән сорауга Айнур гади генә җавап бирде: «Чыннан да, алар җитди һөҗүмгә күчтеләр, без аларның авызларына сугып ткутаттык. Башка килмиләр».
«Алар пленга бирелгән кебек була, үзләре, мөмкин булганда,
сине атып үтерә ала»
«Мин аларның барлык сугышчыларын да әзер түгел дип әйтмим, анда бик яхшы өйрәтелгән, акыл буенча эш итүче бүлекчәләр бар. Ләкин «ит» итеп ташланганнары да күп. Дошманнарыбызның күбесе бирелде, коралларын куйды. Шулай да булганы бар: алар башта пленга бирелгән кебек була да, соңыннан, мөмкин булганда, үзләре сине беренче булып ук атып үтерә ала. Мондый усаллык та бар. Минем кул астындагылар белән шундый хәлләр дә булды. Болар барысы да бик тиз килеп чыга, үзеңнең язмышың да, бирелгән кешенеке дә секундлар эчендә хәл ителә», – дип сөйли Айнур Сафиуллин.
Гвардия капитаны сүзләренчә, безнең сугышчылар җирле халыкка хөрмәт белән карый. Аларга ярдәм кирәк булса, әлбәттә, булышалар. Айнур сүзләренчә, еш кына ризык һәм дарулар белән ярдәм итүне сорыйлар. Мөмкин булганча аларга ярдәм итәргә тырышалар.
«Махсус хәрби операциядән соң да Ватаным өчен хезмәт итәчәкмен. Без, һичшиксез, җиңү яулаячакбыз. Менә без алган бу тәҗрибәне алга таба солдатларны укытуда кертергә кирәк булачак. Барысы да беткәч, мин ротамда музей ачарга уйлыйм. Анда шевроннар, башка трофейлар, фотолар, шулай ук махсус операция вакытында төшерелгән кайбер видеолар булачак. Анда, һичшиксез, минем һәлак булган сугышчыларымның һәм сугышта аерылып торган, бүләкләнгән кешеләрнең фотолары булачак».
«Татар-информ», Дмитрий Шатров