Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия гаскәрләре Украинаның Артемовскидагы (Бахмут) соңгы ныгытмасын штурмлауга керешкән

news_top_970_100
Россия гаскәрләре Украинаның Артемовскидагы (Бахмут) соңгы ныгытмасын штурмлауга керешкән

«Российская газета» «Русская весна» «Телеграм» каналына сылтама белән хәбәр итүенчә, Россия гаскәрләре, резервлар туплап, Украина хәрби көчләренең (ВСУ) Бахмут – Артемовскидагы соңгы ныгытмасын штурмлауга керешкән.

Канал хәбәр итүенчә, Медведев, Черняховский, Толбухин, Левченко урамнарында бәрелеш бара.

«Телеграм» канал моңа кадәр бәрелешләр беркадәр тынып торган зоналарда – Леваневский, Оборона, Зоя Космодемьянская урамнарында көчле атышлар баруын хәбәр итә. Кичә Россия гаскәрләре медицина училищесы бинасын алганнар. 

«Российская газета» хәбәр итүенчә, Украина гаскәрләре буага кысрыкланган һәм алар штурм отрядларын туктата алмаулары хакында әйтә.

Бахмут (Артемовск) шәһәрендәге төп көчләр – Пригожинның «Вагнер» хосусый хәрби ширкәте. «РБК» хәбәр итүенчә, Пригожин ВСУның Бахмутта флангларны «өзүен» һәм озакламый контрһөҗүмгә күчәчәген хәбәр итте. РБК язуынча, Россия гаскәрләре 3 км фронтны югалткан.  Моңа кадәр Пригожин, Бахмутта 2 км гына аласы калган иде, дип белдергән иде. 

Пригожин әйтүенчә, 9 майда «Вагнер»га кирәкле боеприпасларның 10 процентын гына алганнар.

Украина җитәкчелеге инде күптән, масштаблы контрһөҗүм башланачак, дип әйтеп килә. Россия ягы бу һөҗүмгә әзер икәнен әйтә. РФ Тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Галузин, Украина гаскәрләренең һөҗүме «кызганыч нәтиҗәләргә» һәм «кан коюга, каршылыкның артуына гына китерәчәк», дигән иде.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100