Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия гаскәрләре кабат Кызыл Лиман шәһәренә юнәлеш алды. Бу шәһәрнең әһәмияте нидә?

news_top_970_100
Россия гаскәрләре кабат Кызыл Лиман шәһәренә юнәлеш алды. Бу шәһәрнең әһәмияте нидә?
Фото: © «Татар-информ» архивынна, Абдул Фәрхан

Россия гаскәрләре Луганск халык республикасында Кызыл Лиман шәһәре тирәсендә һөҗүм операциясе башлады. Россия Кораллы Көчләре аны кабат контрольгә алырга омтыла, дип белдергән хәрби корреспондент Александр Коц. Бу хакта «Лента.ру» сайты яза.

Кызыл Лиман (Украинча атамасы – Лиман) Россия контролендә булган иде инде, әмма 2022 елның көзендә аны камалышта калу куркынычы аркасында калдырып киттеләр.

Кызыл Лиманны алу Харьков өлкәсенә юл ачачак

Александр Коц әйткәнчә, хәзер Россия хәрбиләре Кызыл Лиманнан төньяк-көнчыгыштагы Терна, Торск һәм Ямполь авыллары тирәсендә хәрәкәт итә. Аның сүзләренчә, бу линияне алу аларга шәһәргә чыгарга мөмкинлек бирә. ЛНР Халык милициясенең отставкадагы подполковнигы Андрей Марочко әйткәнчә, Украина Кораллы көчләре бу торак пунктлар районнарында стратегик мөһим терәк пунктлардан колак каккан инде.

Коц үз чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, операциягә «җитди көчләр җәлеп ителгән». Алда әйтелгән 3 авылны алу Лиманга якынлашырга да мөмкинлек бирә.

«Аннан [Кызыл Лиманнан] Славянскига да, Харьков өлкәсенә дә юл ачыла. Ягъни, бу – ничек тә булса кулга төшерергә кирәк булган әһәмиятле чик», – дигән хәрби корреспондент.

Военкор фикеренчә, бу операцияне «чик буе төбәкләрен Украина һөҗүменнән саклау планының бер өлеше» дип атарга була. Лиманнан 80 километр төньякта булган Купянскига параллель рәвештә һөҗүм дә шушы планга керә.

Военкор сүзләренчә, территорияләрне тиз генә алып булмаячак. Терна – Торск – Ямполь линиясе Жеребец елгасы буйлап бара, аның көнбатыш яры буйлап Украина Кораллы көчләре оборона тота. «Әлегә бу чикне кинәт кубып кына яулау барып чыкмады, чөнки елга табигый каршылык булып тора. Елга аша кичү дә – гел һөҗүм, дроннар астында. Бу – катлаулы», – дип аңлаткан Коц.

Шулай да, аның сүзләренчә, Украина гаскәрләре җитди оборона төзергә өлгермәгән, алар бары тик узган елның декабре тирәсендә генә моның белән шөгыльләнә башлаган. Бу вакытта барысы да Украина Кораллы көчләре контрһөҗүме тәмамланганын кинәт аңлаган, шул вакытта ашыгыч рәвештә оборонага күчәргә кирәклегенә төшенгән. Коц белдергәнчә, төзелеш техникасы аз булу һәм солдатларга көрәкләр белән эшләргә туры килү аркасында, Украина Кораллы көчләре өчен оборона катлаулана.

Донецк халык республикасындагы Кызыл Лиман шәһәре Артемовскидан төньяк-көнбатышка таба якынча 45нче километрда урнашкан. Украина контролендәге Славянскига кадәр нибары 20 километр. Торск авылыннан (хәзер аның янында – Россия Кораллы Көчләре) – 11 километр чамасы.

Лиман аркылы тимер юл уза, бу юл шул исәптән Харьков өлкәсендәге Изюмга да алып бара, икенче линиясе Славянскига илтә.

2022 елның көзендә калдырып киткәннәр иде

Кызыл Лиман 2022 елда Россия хәрбиләре контролендә булып алды. Аны штурмлау турында 24 майда ДНР башлыгы Денис Пушилин хәбәр иткән иде, ул мизгелдә шәһәрнең яртысыннан күбрәге Россия контролендә булды. «Ә алга таба Святогорск, аннан соң Славянск», – дип әйткән иде ул вакытта Пушилин. 28 майда Россия Оборона министрлыгы шәһәрне тулысынча азат итү турында хәбәр итте.

Әмма сентябрь ахырына шәһәрдәге вазгыять катлауланды. Лиманга даими һөҗүмнәр булды. 20 сентябрьгә Украина Кораллы көчләре Лиманны ярымбоҗра ясап камап алды. 1 октябрьдә Оборона министрлыгы Россия Кораллы көчләренең һәм союздаш гаскәрләрнең камалышта калу куркынычы булу сәбәпле, «отышлырак чикләргә таба китүен» хәбәр итте. Чигенештән соң алар ЛНРдагы Кременная шәһәрендә урнашты.

Бу чигенештән соң, Чечня башлыгы Рамзан Кадыров, Россия хакимиятләре «кардиналь чаралар» күрергә тиеш, дип белдерде һәм илнең кайбер төбәкләрендә аз куәтле атом коралларын куллану һәм хәрби хәл кертү мөмкинлеген карарга өндәде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100