Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия гаскәрләре Авдеевкага бара торган соңгы асфальт юлны кулга төшергән

news_top_970_100
Россия гаскәрләре Авдеевкага бара торган соңгы асфальт юлны кулга төшергән

Авдеевка шәһәрен Украина контролендәге җирләр белән элемтәдә тота торган соңгы асфальт юл Россия гаскәрләре контроленә күчкән, дип хәбәр итә «Военкор Котенок» (Донбассның мәгълүмати-саналитик хезмәте редакторы Юрий Котенок).
Бу мәгълүматны Украина ягы да раслаган. Шулай итеп, Авдеевка шәһәренә тәэмин итә торган соңгы асфальт юл да Россия гаскәрләре кулында.
Юрий Котенок язуынча, бу – критик хәл түгел, чөнки 3 яктан чолганышта булган Авдеевкага басу, кыр юллары белән корал, башка кирәк-ярак кертелә. Әмма, озакламый, басу юлларыннан йөрү мөмкин түгел хәлгә килергә мөмкин.

Авдеевка – хәзерге вакытта иң авыр участокларның берсе. Элек 31 мең кеше яшәгән шәһәр хәзер җимерелгән, әмма Украина ягы, зур югалтуларга, шәһәрне 3 яклап камап алуына карамастан, гаскәрләрен чыгармый. Украина кораллы көчләре Авдеевкага яңадан- яңа подразделениеләр җибәреп тора.

Хәрби аналитиклар, Авдеевкадан Украина гаскәрләре якын арада чыгарылмаса, алар чолганышта калырга мөмкин, дип саный.

Александр Сладков, Авдеевка – көньяк Донбассны төньягы белән бәйләп торган әһәмиятле хәрби үзәк, дип атады. Бу шәһәрне кулга алу Донецкины артиллериядән аттыруга чик куярга һәм Украина көчләренә разведка алып баруга комачауларга тиеш, дигән фикердә ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100