
Дон дәүләт техник университеты (ДГТУ) галимнәре 3D-принтер ярдәмендә ясалма ит җитештерү технологиясен эшләп чыгарды. Бу ысул хайваннарны чалмыйча гына ит продуктлары ясарга мөмкинлек бирә, һәм аның составын программалаштыру мөмкинлеге дә бар – мәсәлән, май күләме киметелгән продуктлар җитештерү. Бу турыда РИА «Новости» яза.
БМО экспертлары фаразлавынча, 2050 елга Җир шарында халык саны 10 миллиардка якынаячак. Дон дәүләт техник университеты (ДГТУ) белгечләре фикеренчә, бу – азык-төлек инженериясе өлкәсендә өстәмә фәнни тикшеренүләр алып баруны таләп итәчәк. Саны арта торган кешелекне югары сыйфатлы аксымлы ризык белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә торган өметле юнәлешләрнең берсе – 3D-биопринтинг, мәсәлән, ит продуктлары җитештерү.
«Ясалма итне принтерда бастыру өчен, донор хайваннан биопсия ярдәмендә күзәнәкләр алына, алар үзләренә уңайлы шартларда үрчетелә (күзәнәк культурасы тудырыла). Бу материалдан тәме чын итнекенә бик охшаган күләмле продукт бастырып була», – дип сөйләделәр университетта.
«Технология йорт шартларында асрала торган теләсә кайсы хайван күзәнәкләренә кулланыла ала. Киләчәктә безнең эшләнмә, процессларны автоматлаштыру һәм оптимальләштерү хисабына, үстерелгән ит җитештерү чыгымнарын 20-30 процентка киметергә мөмкин», – дип аңлатты белгеч.
Охшаш проектлардан аермалы буларак, ДДТУ белгечләренең стратегиясе ит продуктындагы төрле күзәнәкләрне кул белән санау түгел, ә автоматлаштырылган система куллануны күздә тота. «Без 92 процент төгәллек белән липобластларны, фибробластларны һәм миоген күзәнәкләрне ачыклый һәм саный торган алгоритм эшләдек.
Бу, кулдан санау ысулы белән 15–20 минут урынына, анализ вакытын берничә секундка кадәр кыскартырга мөмкинлек бирә. Әлеге күзәнәкләр продуктның туклыклы кыйммәтен билгели», – дип аңлатты Кириченко.
Белгечләр ясалма ит җитештерү өчен Европа йорт куяны күзәнәкләрен кулланган, диелә хәбәрдә.