Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия Гадәттән тыш хәлләр министры фаҗигале һәлак булды

Зиничев белән бергә оператор да һәлак булган.

news_top_970_100
Россия Гадәттән тыш хәлләр министры фаҗигале һәлак булды
https://www.mchs.gov.ru

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Евгений Зиничев хезмәт бурычын башкарганда фаҗигале һәлак булды. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Евгений Зиничевның хезмәт бурычын башкарганда һәлак булуын хәбәр итә. Ул Арктика зонасында гадәттән тыш хәл вакытына багышланган ведомствоара өйрәнүләр вакытында кеше гомерен саклап калырга тырышканда үлде», дип аңлатканнар министрлыкта.

Зиничев Дудинка шәһәренә Красноярск башлыгы Александр Усс белән килә. Ул янгын сүндерү часте төзелешен тикшерә. RT телеканалы җитәкчесе Маргарита Симоньян язганча, министр оператор белән бергә текә яр читендә басып тора. Шул чакта оператор суга егылып төшә. Зиничев аны коткарырга маташа, ләкин чыгып торган ташка бәрелеп һәлак була. Оператор да һәлак була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100