news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россия футболчысы Тарасов 4нче тапкыр әти булырга җыена – «Гендер пати»дан күңелле мизгел

news_top
Россия футболчысы Тарасов 4нче тапкыр әти булырга җыена – «Гендер пати»дан күңелле мизгел
Дмитрий Тарасовның социаль челтәрдәге сәхифәсенннән

Россия футболчысы, ярымсакчы, спорт мастеры Дмитрий Тарасов дүртенче тапкыр әти булачак. Бу хакта спортчы үзе һәм аның хатыны Анастасия социаль челтәрдәге сәхифәләрендә хәбәр итә.

Күпбалалы гаилә дүртенче баласының җенесен белү өчен «гендер пати» оештырган. Бу көн гаилә бәйрәменә әверелгән. Анда спортчы кәбестә дә «чишендерә», 1 яшьлек улы белән футбол да «уйный».

«Мин бәхетле! Балалар – ул искиткеч! Күңелем белән тагын бер ул теләгән идем, алайса, Лешага өйдәге шул кадәр кызларга ничек каршы торырга?» – дип шаярткан футболчы.

Бәйрәмдә Дмитрий белән Анастасиянең 4 яшьлек кызлары Милана, 3 яшьлек Ева, шулай ук 1 яшьлек уллары Алексей да күңел ача. «Йолдызлы» гаиләнең җанатарлары күпсанлы котлаулар һәм теләкләр калдырган. Күпчелек фикеренчә, күп бала – ул зур бәхет, әле бер үк санда кызлар һәм малайлар да булу – искиткеч.

Искәртик, Анастасия Костенко белән Дмитрий Тарасов 2018 елда өйләнешкән иде. Аларның күп бала теләүләре турында әйткәннәре бар. Күптән түгел спортчы «дүртенче бала чик түгел», әле бишенчесе артыннан да барырга планлаштырулары турында белдергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар