news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россия Энергетика министрлыгы Татарстанда ягулык вазгыятенең җайга салынуын белдерде

news_top
Россия Энергетика министрлыгы Татарстанда ягулык вазгыятенең җайга салынуын белдерде
Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

Россия Энергетика министрлыгы Татарстанда һәм илнең башка төбәкләрендә ягулык белән тәэмин итү белән вазгыятенең яхшыруын күргән. Бу хакта ТАСС агентлыгына министрлык башлыгы Сергей Цивилев хәбәр иткән.

«Кайбер төбәкләрдә ягулык белән тәэмин итүнең тотрыклылануын күрәбез – эшли торган заправкалар арта һәм чиратлар кими. Байкал аръягы крае, Калининград һәм Иркутск өлкәсе, Кубань һәм Татарстан уңай динамика күрсәтә», – дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Моннан тыш, Цивилев мәгълүматларына караганда, Архангельск һәм Саратов өлкәләрендә дә ягулык базары җайга салына.

Министр сүзләренчә, вазгыять Россия Хөкүмәте булдырган чаралар, шул исәптән, нефть продуктларын экспортлауны тыю, шулай ук «ягулык импортын тәэмин итүгә һәм нефть эшкәртү куәтләрен максималь йөкләүгә юнәлдерелгән карарлар» ярдәмендә яхшырган.

Җәй башыннан Россия мотор ягулыгы базарындагы вазгыять нефть эшкәртү заводларының Украина дроннары һөҗүмнәреннән зыян күрүе аркасында начарланды. Kpler компаниясе исәпләүләре буенча, Россиядә нефть эшкәртү күләме июньдә тәүлегенә 4,1 млн баррельгә кадәр кимегән – бу соңгы еллардагы минималь күрсәткеч.

Россия Хөкүмәте 2 июльдә агымдагы елның 30 сентябренә кадәр «Евро-5» класслы бензинны биржа сатуларын нормативын 15 проценттан 10 процентка кадәр киметте. Шул рәвешчә, дизельнең биржа сатулары нормативын да төшерү күздә тотыла.

Шул ук вакытта Хөкүмәт 2026 ел ахырына кадәр Евразия икътисади союзының техник таләпләренә туры килми торган «Евро-3» класслы бензин чыгаруны рөхсәт итте. Аңа кадәр «Коммерсантъ» газетасы Хөкүмәт бер елга, 2027 елның июленә кадәр, «Евро-2», «Евро-3» һәм «Евро-4» класслы бензин һәм дизель чыгаруны рөхсәт итәргә планлаштыра, дип язган иде. аннан алдагы мәгълүматларга караганда, әле 2025 елның көзендә үк нефть эшкәртү заводларының бер өлешенә эчке базар өчен «Евро-5» класслы, әмма составында күкерт һәм «Евро-3» классының башка күрсәткечләре булган бензин һәм дизель чыгаруны рөхсәт иткәннәр.

Соңрак, 8 июльдә, Россиядә дизель ягулыгы экспортын тулысынча тыйдылар. Моңа кадәр чит илгә бензин һәм авиация керосины җибәрү тыелган иде.

21 июльдә Россия вице-премьеры Александр Новак Россиянең ягулык базарындагы вазгыять ил Хөкүмәте кабул иткән чаралар ярдәмендә әкренләп тотрыклылана башлады, дигән иде. Шуннан соң Дәүләт Думасы ягулык демпферы механизмын киңәйтүне хуплады һәм турыдан-туры куыла торган бензин һәм башка компонентларны катнаштыру юлы белән җитештерелгән автомобиль бензиныннан акцизлар алу механизмын төгәлләштерде. Россия Президенты Владимир Путин 22 июльдә ягулык базарындагы кыенлыкларның «вакытлы характерда» булуын хәбәр итте.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бензинга ажиотаж аркасында АЗСларны даими тикшереп торырга һәм «хокук бозулар ачыкланганда тиешле чаралар күрергә» кушты. Соңрак ул ягулык белән бәйле вазгыятьне контрольдә тоту өчен штаб булдырды. Аның башлыгы итеп Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин билгеләнде.

Узган атнада 13 – 20 июльдә, Татарстанда АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин бәясе ике сумга диярлек арткан. Бу вакытта АИ – 92 1 сум 88 тиенгә кыйммәтләнгән – литры 69,99 сум булган, ә АИ – 95 1 сум 28 тиенгә кыйммәтләнгән – литры 75,13 сум. Шуның белән бергә премиаль маркалы бензин бәясе (АИ-98 һәм югарырак) бары тик биш тиенгә генә арткан – литры өчен 98,45 сум, ә дизель ягулыгы җиде тиенгә генә кыйммәтләнгән – литры өчен 81,72 сум булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар