Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия Эчке эшләр министрлыгы Зәйдәге фаҗиганең сәбәбен атады

Россия Эчке эшләр министрлыгында Зәйдәге юл-транспорт һәлакәте сәбәбенең якынча версиясен атадылар. Экспертлар авариянең ничек килеп чыккананын фаразлый. Пассажир автобусы йөк машинасы белән бәрелешкәч, автобусның алгы тәгәрмәче чыгып очкан, һәм ул уң ягына ауган. Нәтиҗәдә, безнин багы янып китә. Бу хакта “Россия24” телеканалында Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча баш идарә башлыгы урынбасары Сергей Добряков хәбәр иткән.

news_top_970_100
Россия Эчке эшләр министрлыгы Зәйдәге фаҗиганең сәбәбен атады

“Йөк автомобиленә килеп бәрелгәч, автобусның тәгәрмәче чыгып оча. Бу автобусның конструктив үзенчәлеге шунда: аның ягулык сала торган багы алда урнашкан. Алгы тәгәрмәче сафтан чыккач, автобус ава башлый һәм ут каба”, - дип ачыклык кертә Добряков.

Тикшерү фаразы буенча, бензин багына ут капкач, берничә секунд эчендә ялкын салонны камап ала. Уң ягына ауганлыктан, ишек аша чыгу мөмкин булмый.

Искәртеп үтик, 2 нче июль 00.37 сәгатьтә, Самарадан Ижауга юл тоткан “Неоплан” автобусы фаҗигагә юлыга. Соңгы мәгълүматлар буенча, авария нәтиҗәсендә 14 кешенең гомере өзелә, төрле дәрәҗәдә пешү һәм җәрәхәтләр алган 15 кеше хастаханәләргә озатыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100