Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Россия – дөньяда иң зур һәм иң бай ил, ул һәрвакыт үз суверенитетын сакларга бурычлы»

news_top_970_100
«Россия – дөньяда иң зур һәм иң бай ил, ул һәрвакыт үз суверенитетын сакларга бурычлы»
Фото: Салават Камалетдинов \ "Татар-информ" архивы

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Президентына кандидат Владимир Путинның ышанычлы кешесе Минтимер Шәймиев Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

«Хөрмәтле ватандашлар!

Ватанны саклаучылар көне безнең илебез өчен аерым әһәмияткә ия. Россия Федерациясе – дөньяда иң зур һәм иң бай ил, шуңа күрә ул һәрвакыт үз суверенитетын сакларга бурычлы. Безнең көчсез булырга хакыбыз юк. Менә бүген дә, дус булмаган илләр Россияне юкка чыгарырга омтылганда, бөтен халык илебез Президенты тирәсенә ныклап тупланды. Владимир Владимирович әйткән иде: «Үз мәнфәгатьләребезне, кешеләребезне, мәдәниятебезне, телебезне, үзебезнең чикләрне саклаганда, бөтен халык Ватанны саклаучы булып тора», – диде ул. Аның белән тулысынча килешәм: һәрберебез үз урынында, барыбыз өчен дә кадерле рухи кыйммәтләрне һәм бердәмлегебезне саклый, үстерә һәм ныгыта ала һәм шулай тиеш тә.

Ватаныбызның азатлыгын һәм иминлеген, тынычлыгын һәм бөтенлеген яклаучы көчле һәм кыю кешеләрне Ватанны саклаучылар көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Ватан каршындагы изге бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарга – мәңгелек дан! Хәзерге вакытта илебез чикләрен саклап яуга керүчеләргә – көч-куәт һәм сәламәтлек телим».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100