Россия депутаты автоһәлакәттә үлгән
Россия депутаты автоһәлакәттә үлгән
Саратов өлкәсендә Федоров районы җыены депутаты Азамат Душалов автоһәлакәттә вафат булган. Бу хакта ТАСС яза.
Авария якшәмбе көнне регионның Энгельс районында булган.
ЮХИДИда хәбәр итүләренчә, Душалов утырган Тойота автомобиле юл кырыена төшеп киткән һәм әйләнгән. Депутат һәм машина йөртүчедән тыш, машинада 17 яшьлек кыз да булган, ул авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә китерелгән. Депутат урында ук җан биргән. Аңа 42 яшь булган.