Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия чемпионы Марат Аблязов сөйгәненә тәкъдим ясаган – бик хисле видео

news_top_970_100
Россия чемпионы Марат Аблязов сөйгәненә тәкъдим ясаган – бик хисле видео
Марат Аблязовның социаль челтәреннән

Җиңел атлетика буенча Россиянең спорт остасы, Россия чемпионы, Универсиада катнашучысы, җиңел атлетика буенча Татарстан рекордсмены Марат Аблязов сөйгәненә Бауман урамында тәкъдим ясаган. Ул әлеге яңалык белән үзенең социаль челтәрендә дә уртаклашкан. «Кыз кешегә аз кирәк – бриллиант белән йөзек булса җитә», – дип язган спортчы сөйгәне белән төшкән фото астында.

Видеодан күренгәнчә, ул кызның күзләрен йомдыра һәм алдына тезләнеп: «Син минем хатыным буласыңмы?» – дип сорый. Кыз тәкъдимне кабул итә. «Син теләгәнчә – бриллиант белән», – дип, Марат сөйгәненә йөзекне кидерә. Яшь парга бәхетле тормыш телибез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100