news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россия чемпионы, Чаллы егете Илнур Закарин яңа туган өченче баласының фотосын күрсәтте

news_top

Велоузышчы Илнур Закаринның улы туган. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Илнур улының фотосын социаль челтәрләрдә күрсәтте. Посттан аңлашылганча, балага Тимур дип исем кушканнар. Ул 3400 грамм авырлыкта туган.

Тимур – Илнурның өченче баласы, аның улы һәм кыз бар.

  • Илнур Закарин – шосседа велоузышчы, ул 1989 елның 15 сентябрендә Чаллыда туган. Токио Олимпиадасында катнашты. Спорт карьерасы чорында халыкара бүләкләргә ия булды, ике тапкыр Россия чемпионы.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар