Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия чемпионы – 17 яшьлек хоккейчы егет урман бете тешләгәннән үлгән

news_top_970_100

17 яшьлек туплы хоккей спортчысы Евгений Хвалько апрель аенда, «Кузбасс» командасы составында уйнап, Россия чемпионы булуга ирешә. Ә бүген ул, хастаханәдә 1 ай үлем белән көрәшкәннән соң, вафат булды. Үлем сәбәбе – энцефалитлы урман бете – талпан тешләү. Бу хакта «Кузбасс» клубы хәбәр итә.

Кузбассның физик культура һәм спорт министры Сергея Мяус хоккейчы егетнең әти-әнисенә ярдәм күрсәтеләчәген әйткән. «Бу – зур фаҗига. Без аны җирләр өчен ярдәм итәрбез», – дигән министр.

«Кузбасс» клубы Хвалько турында: «Зур талантка ия һәм зур өметләр уяткан егет дөньядан китте. Аңа нибары 17 яшь иде», – дип язган «Кузбасс» клубы.

Евгений 20 матчта 20 гол керткән. Аның тырышлыгы белән дә команда юниорлар арасында 1нче урын ала, спортчы Россиянең иң яхшы юниор ярымсакчысы исеменә лаек була.

Энцефалит – урман бетендә була торган вируслы инфекция. Ул бизгәк китереп чыгара, баш һәм арка миенә зыян сала. Неврологик, психиатрик өзлегүләр үлемгә дә китерә. Бу вирус урман талпаннарының 2-6 процентында була. Вируслы талпаннар гадәттә май-июнь айларында очрый. Хвалько шул чорда зарарлангандыр, дип фаразлыйлар. Мөгаен, ул вакытында мөрәҗәгать итмәгәндер.

Егетнең әтисе Евгений Хвалько улының тренеры да булган. Ул – туплы хоккей буенча 6 тапкыр Россия, 2 тапкыр Дөнья чемпионы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100