Кичә, 21 ноябрьдә, Россия Днепр шәһәренә «Орешник» уртача ераклыкка оча торган система белән һөҗүм ясады. «Орешник» – һөҗүм вакытында шартлаткычлары аерылып чыгып, төрле урыннарга һөҗүм итә торган ракета. Ул атом-төш бомбасы белән дә коралланырга мөмкин. Днепр шәһәренә гадәти шартлаткычлы ракета белән һөҗүм булды.
Владимир Путин кичә чыгышында бу системаның Украина хәрби көчләренең Россия шәһәрләренә Көнбатыш коралы белән атуларына җавап булуын әйтте. Моңа кадәр Украина Брянск, Курск шәһәрләренә Британия, АКШта җитештерелгән ракеталар белән аткан иде. Путин әйтүенчә, бу ракеталар белән Украина үзе ата алмас иде, аларга Көнбатыштагы белгечләр ярдәм иткән.
Владимир Путин белдерүендә Россиянең җавапсыз калмаячагын әйтте.
Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев үзенең аккаунтына шартлау видеолары куйган һәм: «Нәрсә көткән идегез? Бик шәп килеп чыкты», – дип язган.
Росиянең АКШтагы элекке илчесе Антонов: «Американнарга һәм британнарга туктарга вакыт», – диде.
Сербия президенты Александр Вучич «без катастрофага барабыз» дип белдерде. Сербиядә кешеләргә качу урыннары һәм азык-төлек, ягулык запаслары туплый башлаганнар – президент ишарәсе буенча, Сербия атом-төш сугышы башланыр дип көтә. «Беркем дә беркемне дә ишетми, беркемнең дә тынычлык дигән сүзне ишетәсе килми», – дигән Вучич.
«Комсомольская правда» чит ил матбугатының ниләр язганын туплаган:
«Washington Post»: Путин чыгышы – Вашингтон һәм Көнбатыш илләренә кисәтү.
«Parisien»: Россия Украина белән конфликтта теләсә нинди сценарийга әзер.
«Wall Street Journal»: «Орешник» белән һөҗүм – сигнал.
«Pais»: «Орешник»ка каршы корал юк, Путин чыгышы бөтен дөнья өчен сигнал иде.