Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия белән Украина хәрби әсирләрне алмашкан: 195 хәрби өенә кайтачак – видео

news_top_970_100
Россия белән Украина хәрби әсирләрне алмашкан: 195 хәрби өенә кайтачак – видео

Бүген 195 Россия хәрбие 195 Украина хәрби әсиренә алыштырылган, дип хәбәр итә Оборона министрлыгы.

31 гыйнварда, сөйләшүләр нәтиҗәсендә, Киев режимы контролендәге территориядән 195 Россия хәрбие кайтарылган. Аларга әсирлектә үлем куркынычы янаган. Алмашка Украина хәрби көчләренең 195 хәрбие тапшырылган, дип хәбәр итә Оборона министрлыгы телеграм-каналы.

Хәрбиләр самолетларда Мәскәүгә китерелә һәм шунда дәвалану, реабилитация узачак. Барлык азат ителгәннәргә тиешле медицина һәм психологик ярдәм күрсәтелә, диелгән хәбәрдә.

Шамсаил Саралиев каналында видео да чыкты:

«Мэш» каналы хәрбиләр кайта торган автобусларны төшергән.

192гә 192 схемасы буенча әсирлеккә төшкән хәрбиләрне алмашу 24 гыйнварда Белгородта булырга тиеш иде. Шул көнне Оренбургтан Белгород өлкәсенә Украина хәрби әсирләрен алып килгән Ил-76 хәрби-транспорт самолетын бәреп төшерү сәбәпле, алмашу булмый калды. Россия Оборона министрлыгы «очкычны Украина хәрбиләре бәреп төшергән» дип белдерде. Нәтиҗәдә, Украина ягына бирелергә тиешле 65 әсир, аларны озатып баручы 3 кеше һәм 6 экипаж әгъзасы һәлак булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100