Россия белән Украина әсирләрне алышты: «Өйдә булачагыма ышанып та бетеп булмый...»
Россия белән Украина әсирләрне алышты: һәр як 150шәр әсирне кайтарган.
Әсирләрне алышу Берләшкән Гарәп әмирлекләре арадашлыгында узган. Алмашу урыны – Белоруссия. Барлык әсирләр дә Россиягә кайтарылачак, дәвалау һәм реабилитация курсы узачак, дип хәбәр итә Оборона министрлыгы.
Әсирлектән чыккан хәрбиләрне кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова каршы алган. «Аларның көчле ихтыяры, егетлеге, ныклыгы һәм туганнары белән очрашуны күзаллап елмайганнарын онытырга мөмкин түгел», – дип язган ул телеграм-каналда.
Москалькова әсирлектән коткарылган хәрбиләргә рәхмәт әйтә. «Рәхмәт сезгә! Хезмәт иткәнегез, сабыр булганыгыз, егетлегегез өчен! Сез күпне кичердегез, Оборона министрлыгы сезнең өчен күп эшләде, без моңа шат. Президент бик борчылды. Сез инде өйдә дип әйтергә була – Белоруссия җирендә. Барыгызны да Яңа ел һәм Раштуа белән котлыйм! Сәламәтлек, уңышлар, иң изге теләкләр! Россия сезнең белән!» – ди Москалькова. Хәрбиләр аңа рәхмәт әйтә. Ул һәр хәрбиләрне кочаклап та Яңа ел белән котлый.
Автобуста барганда да хәрбиләрне төшергәннәр. Аларның шатлыклары эчләренә сыймый. «Мине алыштырдылар. Мин өйдә булам», «Өйдә булам, балалар ничек, әни ничек?» – дип шалтырата хәрбиләр. «Өйдә булачагыма ышанып та бетеп булмый. Хисләр ташый. Безнең министрлык безне онытмый, шушы көндә өйгә кайтуыма мин шат», – ди тагын берсе.
РБК язуынча, Владимир Зеленский 180 әсир кайтаруы турында яза. Украина президенты әйтүенчә, бу хәрбиләр «Азовсталь», Мариуполь, Чернобыль АЭСы, Змеиный утравы өчен барган сугышларда әсирлеккә төшкән. Зеленский бу хәрбиләр арасында Россиядә террор оешмасы дип табылган һәм тыелган «Азов» хәрбиләре дә булуын әйткән.
Бу алмашуга кадәр әсирләр алмашы туктап торган иде. Декабрь һәм ноябрьдә ике як та бер-берсенә мәетләрне генә бирде. 20 декабрьдә Россия 503 мәет бирде һәм үз хәрбиләренең 42 мәетен кайтарды, 29 ноябрьдә – «502гә 48», 8 ноябрьдә «563кә 37» схемасы буенча мәетләр алыштылар. Өч алмашуда да Украина хәрбиләренең мәетләре күпкә күбрәк иде.
Моңа кадәр әсирләр алмашу октябрьдә узды. Ул шулай ук Берләшкән Гарәп әмирлекләре арадашлыгында «95кә 95» схемасы буенча узды. Иң күп әсирләр алмашы 2024 елның гыйнварында була, ул чагында ике як та 195 әсирне кайтарды. 2022 елдан барлыгы 50 әсир алмашы узды.
Ноябрь аенда Россия Тышкы эшләр министрлыгы 630 солдатны алмашырга әзер булуын әйтте. Күрәсең, бу алмашуга каршы як риза булмаган.