Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия белән Украина арасында сәйләшүләр алып барылмавының сәбәбе нәрсәдә?

news_top_970_100
Россия белән Украина арасында сәйләшүләр алып барылмавының сәбәбе нәрсәдә?
Салават Камалетдинов фотосы

Мәскәү Киев белән сөйләшүләр башлау өчен бернинди таләпләр дә куймады, дип белдерде журналистларга Россия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы урынбасары Андрей Руденко. Бу хакта РИА Новости яза. 

«Безнең яктан бернинди беренчел шартлар да юк, төп шарт – Украинаның яхшы ихтыяр күрсәтүе», – дип өстәде Руденко.

Ул искәрткәнчә, Киев хакимияте Мәскәү белән тыныч сөйләшүне тыя торган закон кабул иткән. Дипломат әйткәнчә, бу – күрше ил хакимиятенең аңлы рәвештә юл сайлавы.

«Сөйләшүләрнең өзелүендә гаебебез булмаган очракларга әзер булуыбыз турында һәрвакыт белдерә килдек», – диде Руденко.

Шул ук вакытта, дипломат әйткәнчә, Украина кризисы буенча Россиянең АКШ белән дипломатик элемтәләре юк.

Кремль вәкиле Дмитрий Песков шулай ук Мәскәүнең Киев белән элемтәгә керергә әзер булуын, әмма күрше илнең үзенә Россия ягы белән сөйләшүләрне закон белән тыюы турында хәбәр итте.

Хәзер Украинада президентның 4 октябрьдәге боерыгы гамәлдә, ул илдәге Милли иминлек һәм оборона советының Владимир Путин белән сөйләшүләр алып баруның мөмкин булмавы турындагы карарын раслаган.

Соңгы көннәрдә Көнбатыш матбугат чаралары «АКШ һәм аның союздашлары Украинаны Россия белән сөйләшергә этәрә» дип яза. Италиянең la Repubblica газетасы мәгълүматлары буенча, НАТО илләре һәм Штатлар Киев белән Мәскәү арасында диалог нинди шартларда яңартыла алырга мөмкин булуы турында фикер алыша. The Washington Post газетасы, дискуссия белән таныш чыганакларга сылтама белән хәбәр иткәнчә, Ак йорт Украина җитәкчелегеннән сөйләшүләргә ачык булуын күрсәтүне сораган.

The Wall Street Journal Америка басмасы язганча, «АКШ Президентының Милли куркынычсызлык Киңәшчесе Джейк Салливан соңгы айларда Россия Президентының халыкара эшләр буенча ярдәмчесе Юрий Ушаков һәм Куркынычсызлык Советы сәркатибе Николай Патрушев белән яшерен элемтәдә тора» дип язды. Газета мәгълүматлары буенча, сөйләшүләрнең максаты — Украинадагы конфликтның көчәюен, шул исәптән атом коралын куллану куркынычын булдырмау.

Бу язмаларга җавап итеп, Украина Президенты Владимир Зеленский Мәскәү белән диалог башлау өчен Киевның шартларын атады. Аның сүзләренә караганда, бу – «территориаль бөтенлекне торгызу, БМО Уставына хөрмәт, барлык зыянны каплау, һәр хәрби җинаятьчене җәзалау һәм аның кабатланмаячагына гарантия». Шул ук вакытта ул үзе Украинаның Россиянең гамәлдәге җитәкчелеге белән бернинди сөйләшүләр дә үткәрмәячәген белдерде һәм моны закон ягыннан тыйды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100