Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия белән Украина арасында ничек тынычлык урнаштырырга: Илон Маск тәкъдиме

news_top_970_100
Россия белән Украина арасында ничек тынычлык урнаштырырга: Илон Маск тәкъдиме

Америка эшмәкәре, миллиардер, 2021 ел нәтиҗәләре буенча дөньяның иң бай кешесе (300 млрд $, SpaceX, Tesla, The Boring Company компанияләре җитәкчесе) Илон Маск Россия белән Украина арасында тынычлык урнаштыру тәкъдиме белән чыкты. Ул бу хакта Твиттерына язган. Маск Берләшкән Милләтләр Оешмасы күзәтүендә кабат референдумнар уздыру яклы.

«Югары ихтималлык белән ахыр чиктә азагы шулай булыр да. Моңа кадәр күпме кеше үләчәк – менә шул гына сорау», – дип язган ул.

Бизнесмен «Украина – Россия тынычлыгы»н тәэмин итә торган дүрт пунктны саный:

  1. Донбасста һәм Россия контролендәге территорияләрдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы күзәтүендә референдум уздыру һәм бу җирләрнең киләчәк язмышын шулай ачыклау;
  2. Кырымны Россиянеке дип тану;
  3. Ярымутрауны су белән тәэмин итүне гарантияләү;
  4. Украинага «нейтраль ил» статусы бирү.

Илон Маск бу тәкъдименә тавыш бирү дә уздырган. Әлегә 58 процент укучылары аны хуплаган.

«Әйдәгез, шулай эшлик: Донбасс һәм Кырымда яшәгән кешеләр хәл итсен – алар Россиянең өлеше буламы, Украинаныңмы», – дип язган Маск.

Бизнесмен фикеренчә, атом-төш коралын куллану ихтималы аз, әмма юк түгел. «Россия өлешчә мобилизация уздыра. Кырымга куркыныч янаса, алар мобилизация уздыра һәм тулы масштаблы сугыш башлый. Ике яктан да корбаннар күп булачак», – дигән ул. 

Илон Маскның АКШның космик гаскәрләре белән контракт төзүе билгеле. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100