Бүген Россия белән Согуд Гарәбстаны арасында виза таләпләрен гамәлдән чыгару турындагы үзара килешү гамәлгә керде. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Хәзер Россия гражданнары Согуд Гарәбстаны территориясенә визасыз керә һәм ел дәвамында барлыгы 90 көн тора алачак. Россиягә килүче Согуд Гарәбстаны гражданнары да шундый ук хокукларга ия.
Шул ук вакытта визасыз режим корольлеккә уку, эшләү, озак вакыт яшәү яки хаҗ һәм гомрә кылу өчен килүче россиялеләргә кагылмый. Алар элеккечә виза алырга тиеш, дип кисәттеләр РФ Тышкы эшләр министрлыгында.
Визасыз режим кертү турындагы килешү 2025 елның 1 декабрендә Эр-Риядта узган Россия-Согуд эшлекле форумында төзелгән иде.