Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия белән конфликт кайчан бетәчәк – Зеленский фаразы

news_top_970_100
Россия белән конфликт кайчан бетәчәк – Зеленский фаразы
Фото: http://kremlin.ru

Украина Президенты Владимир Зеленский Россия белән конфликтның якын арада төгәлләнүенә шик белдерде. Бу хакта ул Американың Fox News телеканалы журналистлары һәм җитәкчелеге белән очрашуда әйткән. Бу хакта «Страна.ua» Телеграм-каналына сылтама белән РИА Новости яза.

Зеленский, Россия белән конфликтны күпләр кино кебек кабул итә һәм бернинди паузалар да булмас, ә бары тик «көндәлек сюрпризлар» гына була, дип уйлый, диде.

Моңа кадәр Зеленский, Көнбатыш илләре Украинаны тәэмин итүдән туктаса, чигенергә туры киләчәк, дигән иде.

Көнбатыш матбугат чаралары, АКШ һәм ЕС Украина конфликтыннан туя башлады, ә Зеленский режимына ярдәм итү кими бара дип, көннән-көн ешрак яза. NBC телеканалы мәгълүматларына караганда, Америка һәм Европа түрәләре Киев белән Россия һәм Украина арасындагы тыныч сөйләшүләрнең мөмкин булган нәтиҗәләре турында, шул исәптән килешүгә ирешү өчен Украинага нәрсәдән баш тартырга мөмкин булачагы турында да фикер алыша башлаган.

«RT на русском» сайты язганча, Украина Кораллы Көчләренең фронттагы уңышсызлыклары һәм Россия белән конфликтта җиңәргә сәләтле булмаган өчен, Көнбатыш илләре Владимир Зеленскийны хакимияттән читләштерергә мөмкин. Бу хакта Asia Times басмасына Американың оборона министры урынбасарының элекке ярдәмчесе Стивен Брайен әйткән.

Материал авторы фикеренчә, Зеленскийның ике генә юлы бар: беренчесе, 2024 елның мартында Украинада президент сайлауларын уздыру.

«Әгәр ул карышып маташса, «майданга» охшаш революцияләр ясап, аны барыбер алып атачаклар», – диелә хәбәрдә.

Брайен язганча, Көнбатыш илләре Украинаның Россия белән конфликтта җиңә алмаячагын аңлый башлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100