Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия белән АКШ сәяси тоткыннар алышты: исемлектә Алсу Кормашева да бар

news_top_970_100
Россия белән АКШ сәяси тоткыннар алышты: исемлектә Алсу Кормашева да бар

Idel.Реалии*ның элеккеге редакторы Алсу Кормашева Россия һәм АКШ арасында тоткыннар алмашу исемлегенә кертелгән булган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Алсу Кормашева әнисе Әнисә белән

Бүген Төркиянең башкаласы Анкара аэропортында РФ һәм АКШ 26 тоткынны алмашты. Барлыгы 24 кеше (башка мәгълүмат буенча – 26 кеше) алышынган, бу – АКШ белән тоткыннар алмашуда иң зур сан. Россия ягы һәм Белоруссия 16 кешене биргән, АКШ һәм Көнбатыш илләре – 8 кеше (башка мәгълүмат буенча – 10 кеше, шул исәптән 2 бала).

Россия азат иткән тоткыннар:

- Эван Гершкович – 2017 елдан Россиядә журналист булып эшләгән, «Уралвагонзавод»та шымчылык белән шөгыльләнүдә гаепләнеп, 16 елга хөкем ителгән;
- Владимир Кара-Мурза (чит ил агенты) – Россия һәм Британия гражданлыклары бар, дәүләткә хыянәттә, армия турында ялган таратуда гаепләнеп, 25 елга хөкем ителгән;
- Лилия Чанышева – экстремистик дип табылган Алексей Навальный штабының Уфадагы җитәкчесе, 9,5 елга хөкем ителгән;
- Илья Яшин (чит ил агенты) – сәясәтче, армиягә яла ягуда гаепләнеп, 8,5 елга хөкем ителгән;
- Ксения Фадеева – Томскидан, чит ил агенты дип табылган «Голос», экстремистик дип табылган «Навальный штабы» координаторы, 9 елга хөкем ителгән;
- Андрей Пивоваров – сәясәтче, кирәкмәгән оешма дип табылган «Открытая Россия» җитәкчеләренең берсе, 4 елга хөкем ителгән;
- Пол Уилан – АКШ, Канада, Ирландия, Британия гражданы. 2018 елда, шымчылыкта гаепләнеп, 16 елга хөкем ителгән;
- Алсу Кормашева – тумышы белән Казаннан. АКШ һәм Россия гражданлыклары бар, 1998 елдан Прагада яши, чит ил агенты дип табылган «Радио Свобода»ның татар-башкорт редакциясе баш мөхәррире. 2023 елның октябрендә Казан аэропортында тоткарланган, үзен чит ил агенты дип тануларын сорап мөрәҗәгать итмәүдә һәм армия турында ялган таратуда гаепләнеп, 6,5 елга хөкем ителгән;
- Олег Орлов (чит ил агенты) – чит ил агенты дип табылган «Мемориал» төркеме җитәкчесе, армиягә яла ягуда гаепләнеп. 2,5 елга хөкем ителгән;
- Саша Скочиленко – режессер булырга укыган, Петербургта армиягә каршы чаралар уздыруда гаепләнеп, 7 елга хөкем ителгән;
- Дитер Воронин – Комидан. Журналист Иван Сафроновтан Кораллы көчләр турында мәгълүмат сатып алуда гаепләнеп, 13 елга хөкем ителгән;
- Кевин Лик – Россия һәм Германия гражданы. Майкопта яшәгән, армия турында мәгълүматны Германиягә бирүдә гаепләнеп, 4 елга хөкем ителгән;
- Рико Кригер – Германия гражданы, Украина хәрбиләре таләбе буенча Минскида тимер юлны шартлатуда гаепләнеп, үлем җәзасына хөкем ителә, Лукашенко карары белән аны ярлыкыйлар;
- Патрик Шебель – Германия гражданы, наркотиклар контрабандасында гаепләнеп кулга алынган;
- Герман Мойжес – Германия һәм Россия гражданы, Петербургта эшләгән, дәүләткә хыянәттә гаепләнеп хөкем ителгән;
- Вадим Останин – экстремистик дип табылган «Навальный штабы» координаторы, 9 елга хөкем ителгән.

Журналистларга, хокук яклаучыларга һәм оппозиционерларга, шулай ук элеккеге Америка морпехына алмашка Көнбатыш илләре Россиягә биргән кешеләр:
- Вадим Красиков (Германиядән) – 1965 елгы, Чечен кыр командиры Зелимхан Хангошвилины үтерүдә гаепләп, Германиядә гомерлеккә хөкем ителгән;
- Артем Дульцев (Словениядән);
- Анна Дульцева (Словениядән) – Словениядә Россия файдасына шымчылыкта гаепләнеп, 1,7 елга хөкем ителгәннәр;
- Михаил Микушин (Норвегиядән) – Россия файдасына шымчылыкта гаепләнеп кулга алынган, университетта эшләгән;
- Павел Рубцов (Польшадан) – Испания мәгълүмат чараларында эшләгән, Польшада шымчылык белән шөгыльләнүдә гаепләнгән;
- Роман Селезнев (АКШтан) – Мальдив утрауларында АКШ агентлары тоткарлаган, хакер төркеме оештырып, Америка банкларыннан акча урлауда гаепләнеп, 27 елга утыртылган, ЛДПР депутаты Валерий Селезневның улы;
- Владислав Клюшин (АКШтан) – АКШка зыян китерүдә, кибермошенниклыкта гаепләнеп тоткарланып, 9 елга хөкем ителгән;
- Вадим Конощенко (АКШтан) – Россия файдасына Эстониядән Америка кораллары контрбандасында гаепләнеп кулга алынган, 30 елга хөкем ителгән.

Журналист Алсу Кормашева 6,5 елга хөкем ителгән иде. Ул Россия хәрби көчләре турында ялган мәгълүмат таратуда гаепләнде.

Алсу Кормашева – «чит ил агенты» дип табылган «Idel.Реалии» һәм «Азатлык» радиосы хезмәткәре. Аның Россия һәм АКШ гражданствосы бар, ул Прагада яши. 2023 елның маенда ул, шәхси сәбәпләре белән, Казанга кайтты һәм 2 июньдә, кире китәргә теләгәндә, Казан аэропортында тоткарланды. Ул үзенең чит ил агенты булуы турында мәгълүматларны тапшырмауда гаепләнде. Шул вакыттан бирле ул сак астында иде. ТАСС хәбәр итүенчә, декабрь аенда ул махсус хәрби операция турындагы китабында Россия хәрби көчләре турында ялган мәгълүмат таратуда да гаепләнде.

Кормашева АКШ ватандашлыгы турында белешмә бирмәүдә дә гаепләнде. Ул АКШ паспортын 2015 елда алган, ә аның турында мәгълүматны 2023 елда гына җиткергән. Моның өчен аңа 10 мең сум штраф салынды.

*чит ил агенты функцияләрен башкаручы чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары реестрына кертелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100