news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россия белән Украина вакытлыча атышны туктату ихтималлыгы турында килеште

Тарафлар Белоруссиядә очрашты.

news_top
Россия белән Украина вакытлыча атышны туктату ихтималлыгы турында килеште

Белоруссиядә узган сөйләшүләрдә Россия һәм Украина делегацияләре гуманитар коридорлар булдыру турында килешкән. Шулай ук вакытлыча атышны туктату ихтималлыгы турында да уртак фикергә килгәннәр, дип хәбәр итә ТАСС.

Россия делегациясе җитәкчесе, РФ президенты ярдәмчесе Владимир Мединский белдерүченә, тарафлар гуманитар, хәрби мәсьәләләр һәм киләчәктә сәяси килешү турында сөйләшкән.

Россия делегациясе вәкиле Леонид Слуцкий гуманитар коридорларны «бик әһәмиятле» дип атаган. Куркыныч зоналарда булган кешеләргә якын арада аларны ташлап китәргә мөмкинлек булачак. Моннан да әһәмиятлесе юк, чөнки монда кеше тормышы турында сүз бара, дигән ул. Слуцкий гуманитар коридорларны булдыру механизмы турында аерым килешү кирәклеген, тагын бер очрашу булачагын искәрткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар