Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия белән Украина арасындагы сөйләшүләр: уртак юнәлешләр бар, икенче раунд көтелә

Делегация вәкиле Леонид Слуцкий сөйләшүләрнең уңай нәтиҗәгә китерәчәгенә өметләнүен әйткән, башкача булса, эш дәвам итмәс иде, дигән.

news_top_970_100
Россия белән Украина арасындагы сөйләшүләр: уртак юнәлешләр бар, икенче раунд көтелә
instagram.com/vr_medinskiy/

РИА Новости хәбәр итүенчә, Мәскәү һәм Киев вәкилләре Белоруссиядәге сөйләшүләр вакытында аерым темалар буенча чишелеш таба алганнар. Сөйләшүләрдән соң делегацияләр, консультацияләр алу өчен, кайтып киткән.

Россия делегациясен президентның ярдәмчесе Владимир Мединский җитәкли. Ул сөйләшүләрнең биш сәгать баруын әйткән. Ул кайбер пунктлар буенча уртак позицияләрне фаразлау мөмкин, дигән. «Иң мөһиме: сөйләшүләрне дәвам итәргә килештек», — дигән Мединский.

«Ике як берничә өстенлекле теманы билгеләде, алар буенча аерым килешүләр күренә. Бу чишелешләр ниндидер мөмкинлек тапсын өчен яклар консультацияләр өчен башкаларына юнәлә. Ике як якын арада сөйләшүләрнең икенче раундын уздыру мөмкинлеге турында сүз алып барды, аларда бу темалар конкрет үсеш табачак», — дигән Дәүләт Думасының халыкара эшләр буенча комитеты рәисе Леонид Слуцкий. Ул сөйләшүләрнең уңай нәтиҗәгә китерәчәгенә өметләнүен әйткән, башкача булса, эш дәвам итмәс иде, дигән.

Дипломатик телдән күчергәндә, әлегә сөйләшүче яклар бернәрсә турында да тәгаен генә килешмәгән, әмма уртак тел тапкан һәм сөйләшүләр өзелмәгән дигәнне аңлата.

Чираттагы очрашу Польша-Белоруссия чигендә булыр дип көтелә.

Украина делегациясе бурычы турында Владимир Зеленский «атышны туктату һәм Украинадан гаскәрләрне чыгару» дигән иде.

Россиянең БМОдагы вәкиле Василий Небензя, БМОның гадәттән тыш сессиясендә чыгыш ясап, Россиянең сугышны башламавын, Киевның үз халкына башлаган сугышын тәмамлавын гына әйтте.

Искәртеп узабыз, РФ Президенты Владимир Путин 21 февральдә 2014 елда ук Киевтан бәйсезлек игълан иткән Донецк һәм Луганск халык республикаларын тану турындагы указларга кул куйды. Ә 24 февральдә Россия Украинаны демилитизацияләү буенча хәрби операцияне башлады. Донбасс республикасы ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннән соң ясаган мөрәҗәгатендә Путин: «Хәлиткеч һәм кичектерелмәс гамәлләр таләп ителә», — дип белдерде. Россия лидеры сүзләренә караганда, кан кою өчен бөтен җаваплылык Украинада идарә итүче режим намусында булачак. Подробнее: https://intertat.tatar/news/business/28-02-2022/z-k-bank-stavkany-arttyrdy-ipoteka-kreditlary-m-torak-b-yase-bel-n-ni-k-tel-5850341

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100