Иртәгә, 14 июльдә, Россия Банкы Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел тулуга багышланган 3 сумлык истәлекле көмеш тәңкәне әйләнешкә чыгарачак. Ул «Шәһәрләр» сериясенә керәчәк, дип хәбәр итте Россия банкының матбугат хезмәте.
3 сум номиналлы көмеш тәңкә (чиста металл массасы – 31,1 г, эретмә пробасы – 925) диаметры 39,0 мм булган түгәрәк формада.
Тәңкәнең алгы ягында Россия Федерациясенең Дәүләт гербы рельефлы итеп сурәтләнгән, шулай ук «РОССИЙСКАЯ ФЕДЕРАЦИЯ», «БАНК РОССИИ» дигән язулар, тәңкәнең номиналы – «3 РУБЛЯ», чыгарылу елы – «2026 г.», Д.И. Менделеевның Элементларның периодик системасы буенча металл билгесе, эретмә пробасы, Санкт-Петербург тәңкә сараеның товар билгесе һәм чиста кыйммәтле металл массасы күрсәтелгән.
Тәңкәнең арткы ягында Чаллы гербының, шәһәр мэриясенең, бизнес-үзәкнең һәм КАМАЗ автомобиленең рельефлы сурәтләре урнашкан. Шулай ук язулар бар: өстә әйләнә буенча – «НАБЕРЕЖНЫЕ ЧЕЛНЫ», сул якта ике юлда – «400 ЛЕТ».
2024 елның октябрендә Россия Президенты Владимир Путин Яр Чаллы шәһәренең 400 еллыгы һәм беренче КАМАЗ йөк машинасы чыгарылуга 50 ел тулу уңаеннан бәйрәмнәр уздыру турындагы указга кул куйды.
Чаллының 400 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чараларны 2026 елның 22 августында уздырырга планлаштыралар. Датаны Чаллы шәһәр Советы утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов атады.