Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия Авдеевкадагы Украина гаскәрләренә капитуляция ясарга тәкъдим иткән

news_top_970_100

Авдеевкада Украина Кораллы Көчләренә капитуляция ясарга тәкъдим иткәннәр – срок бүген көн азагына кадәр. «Mash» Телеграм-каналы язганча, Украина ягына бу шартны радиоэлемтә аша юллаганнар, тик әлегә җавап юк. Шуңа күрә Россия штурмовиклары артиллерия һәм авиация ярдәмендә алга таба баруларын дәвам итә, дип яза Телеграм-канал.

Авдеевкада 4 ай тирәсе бәрелешләр бара, шәһәр (дөресрәге андагы хәрабәләр) өч яктан камап алынган, әмма Украина гаскәрләре шәһәрне калдырып чыгып китәргә теләми. Кичә исә Авдеевкага бара торган бердәнбер асфальт юл Россия Кораллы көчләре утлы контроленә алынды. Военкорлар, Украина гаскәрләре шәһәрдән чыгып китмәсә, чолганышка эләгәчәк, дип фаразлый.

ВСУ гаскәрләре кыр юллары, баткак басулар аша җәяү чигенә, чөнки техника бата. Украинаның «Таврия» группировкасы башлыгы Дмитрий Лиховой моны «уңайлырак оборона линиясенә күчү» дип атаган.

Шушындый шартларда да Украина гаскәрләре Авдеевканы кулда тотарга җыена, ахрысы, дип яза «Телеграм» каналлар. Военкорлар, Россия гаскәрләре һөҗүмен тоткарлау өмете белән, шәһәргә элиталы 3нче аерым штурм бригадасы җибәрелгәнен яза.

Чит ил ресурслары да «Авдеевка язмышы хәл ителгән, аны саклап калу мөмкин булмаячак» дип яза. Торак пунктта калучыларның барысына да бирелергә туры киләчәк, дип хәбәр итә «Condottiero». Россия гаскәрләре Украина хәрбиләренә бирелер өчен «иминлек коридоры» тәкъдим иткән, әсирләргә кешелекле мөнәсәбәт, кирәк булган очракта медицина ярдәме һәм исән калдыру гарантияләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100