РФ атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Алсу белән Уфаның популяр «Ay Yola» төркеме «Ай, былбылым» җырын башкарган. Бу чыгыш Алсуның «сольный» концертында булган. Бу хакта төркемнең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
Шулай ук тиздән бу трекны барлык музыкаль мәйданнарда да тыңларга мөмкин булачак.