Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия армиясе Харьков юнәлешендә һөҗүм башлаган

news_top_970_100
Россия армиясе Харьков юнәлешендә һөҗүм башлаган

Россия армиясе Харьков юнәлешендә һөҗүм башлады, дип раслый АКШның Ак йорты илкүләм иминлек советының стратегик коммуникацияләр буенча координаторы Джон Кирби. Бу хакта ТАСС яза.

Оборона министрлыгы Харьков юнәлеше турында соңгы тапкыр 6 майда хәбәр чыгарган иде, анда Котляровка дигән авылны азат итү турында сүз барды.

Бу юнәлештә 2022 елда Россиянең һөҗүме булган иде, 2022 елның сентябрендә Украина гаскәрләре һөҗүме башлангач, Россия гаскәрләре бу юнәлештән чыгарылды.

Соңгы тәүлектә Россия гаскәрләренең Харьков юнәлешендә һөҗүмен башта военкорлар раслады, аннары Украина ягы – президент Зеленский да таныды. 1 тәүлек дигәндә Россия гаскәрләре 4 торак пунктны контрольгә алган һәм хәзер алар Харьковтан 40 километр ераклыкта. Стрелечье, Красное, Борисовка, Пыльная торак пунктларында – Россия гаскәрләре. Алда – Харьков белән Белгород арасында Волчанск шәһәре. Украина ягы 10 майда Волчанскида эвакуация башлаган.

Волчанск шәһәре

Россия гаскәрләре киңлеге 10, тирәнлеге 5 километр булган плацдарм булдырган. Россия армиясе 4-5 батальон белән һөҗүм итә. «Ни сәбәпле Россия армиясе шулай тиз уңышка ирешә алган?» – дип гаҗәпләнә Украина ягы журналистлары.

Украина ягы Белгород шәһәрен Харьков өлкәсеннән утка тота. «Московский комсомолец» хәбәр итүенчә, бу һөҗүм Белгород белән Харьков арасында «буфер зонасы», ягъни саклану полосасы булдыру ниятеннән эшләнергә мөмкин.

«Московский комсомолец» хәбәр итүенчә, Харьков юнәлешендә Украина гаскәрләре көчле утка тотыла. Военкорлар телеграм-каналларындагы видеолар да шуны раслый.

Джон Кирби, АКШ Украинага ярдәм итәргә тиеш, дигән рухта чыгыш ясаган.

Украина ягы кичә Луганскидагы нефть саклау складларын утка тоткан иде.

Бүген Донецкида ДНРның 10 еллыгы уңаеннан велойөреш планлаштырылган булган. Шул урынга ракета атканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100